Логотип
Хәбәрләр

Кояш кебек Резеда!

Илһам  абыйны  күреп  белүем  белән  бик  горурланам  мин. Аның  белән  беренче  тапкыр  1995  елда  «Татар  моңы»  конкурсында  очрашкан  идем,  ул  жюри  рәисе  иде.  Аннары  Филармониягә  эшкә  килгәч,  Илһам  абый  анда  сәнгать  җитәкчесе,  озак  еллар  аралаштык.  Ул  күп  сүзле  түгел,  ләкин  иң  кирәк  сүзне  әйтә  иде. 

 Татарстанның халык, Русиянең  атказанган  артисты  Резеда Галимова  үзенең  бәллүр  лирик  сопраносы, сәхнәне  эчке  дөньясыннан    бөркелгән  яктылыгы  белән  яктыртып  торуы   белән  истә кала  һәм  аны  беркайчан  да  онытмыйсың,  нинди  генә  чарада,  концертта  аның  чыгышына  тап  булсаң,  кабат  шул    эчке  бәхет  сирпеп  торучы  кечкенә  кояш  белән  очрашкандай  буласың.  Каян  бу  җырчыда  шуның  кадәр  гармония,  нәзакәтьлелек,  үз  бәяңне  белү  катыш  дөньяга  сабыйларча  гашыйклык? Әңгәмәбез  барышында  Резеданың  күңел  бакчасына  күз  салып,  мин  шул  сыйфатларның  чишмә  башын  эзләдем  дә.

- Резеда,  Сез    тамырларыгыз  белән  милләткә  Сания  Гыйффәт,  Гөлсем  Камалова  кебек  затлы  ханымнар  үстергән  Чистай  төбәгеннән  дип  беләм.

- Әйе,  минем  әти-әнием  Чистай  ягы  авылларында  туып-үскән  кешеләр. Чистайда    алар  үз  көчләре  белән  ике  йорт  салып  чыктылар.  Түбән  Кама  төзелеше  башлангач,  алар  шунда  нефтехимия  төзелешенә  күчеп   килделәр, ул  чакта  без  апа,  абый  һәм  мин  -  өч  бала  идек. Анда  күпмедер  эшләгәч,  дүрт  бүлмәле  фатир  бирделәр. Укырга  керүгә  үк  музыка  мәктәбенә  дә  йөри  башладым.  Ул  гадәти  торак  йортның  беренче  катында,  4  бүлмәле  фатирда  урнашкан  иде.  Анда  фортепиано  классы  буенча  укыдым. Күршеләрнең  әйтүенчә,  кечкенәдән  җырлый  торган  булганмын. Әти-әни  эштә  чакта  җырлаганымны  алар  ишетеп  торганнар  икән. Телевизордан  оркестр  уйнаганны  карарга  бик  ярата  идем. Сигезенче  сыйныфтан  соң  Түбән  Камадагы  музыка  училищесына  кердем,  шулай  ук  фортепиано  бүлегенә.  Анда  керергә  бик  авыр  иде. Музыка  мәктәбеннән  соң  бер  ел  буе  репетиторларга  йөреп  әзерләндем. Училищены  укып  бетереп  эшли  башладым һәм… -  шул  ук  уку  йортына  вокал  буенча  кабат  укырга  кердегез.

-  Вокал  буенча  педагог  Вадим Петрович  Шунгалин  миңа  «тавышың  матур,  вокал  буенча  укырга  кирәк»  дип  гел  киңәш  бирә  иде. Ул  музыка  училищесында  эшли . Башта  тагын  укырга  вакытым  юк,  дип  каршы  килсәм  дә (музыка  мәктәбендә  фотепиано  дәресләре  алып  бара  идем),  ул  барыбер  вакытны  җайлады  һәм  мин  иртәнге  сигезгә  вокал  дәресләренә  йөри  башладым.  Иртәнге  сәгатьләрдә  вокал  белән  шөгыльләнү  җиңел  түгел,  чөнки  әле  тавыш  ярылары  уянмаган  була. Вокалистлар  унда,унбердә  генә  шөгыльләнә  башлый. Ләкин  мин  бары  тик  эшкә  хәтле  генә  йөри  ала  идем. Училищены  икенче  тапкырында  мин  4  ел  түгел,  ә  3  кенә  ел  укыдым,  чөнки  күп  кенә  предметлар  буенча  имтиханнар инде  тапшырылган    иде.

- Күпләр  тиз  генә  сәхнәгә  чыгып,  акча  эшләп  калырга  омтылган  бер  чорда  Сез  эстрада  ягына  борылып  та  карамыйча,  укуыгызны  дәвам  итәргә  Мәскәүгә  китеп  баргансыз. 1992-98  елларда  Гнессиннар  музыка  академиясендә  белем  алгансыз.

-  Вокал  буенча  мин  шулкадәр  яратып  укыдым. Гел  җырлыйсы,  яңа  әсәрләр  өйрәнәсе  килә  иде. Укытучым  минем  бик  яхшы,  аннан  бәхет  нуры  бөркелеп  тора  иде. Барлык  педагогларым  да  шундый  булды. Алар  дөрес,  яхшы  күңелле,  җитди  кешеләр  иде,  беркайчан  алардан  артык  сүз  ишетмәссең. Алар  шулкадәр  ипле  сөйләшәләр,  Сез  дип  мөрәҗәгать  итәләр. Алар  безнең  тәрбиягә  нигез  салдылар.  Вадим  Петрович  минем  алга  таба  укырга  теләвемне  хуплады.  Ике  вариант  бар  иде:  йә  Казан,  йә  Мәскәү. Аның  бер  укучысы  Гнессиннарда  укый,  мин  дә  Мәскәүне  сайларга  булдым. Анда  керүе  бик  авыр  иде.  Вокал  буенча  өч  имтихан  тапшырмыйча  торып  анда  хәтта  документларыңны  да  кабул  итмиләр.  Шул  имтиханнар  аша  үтә  алсаң  гына  документларыңны  кабул  итәләр. Һәр  имтиханга  унга  якын  әсәр  әзерлисең,  концертмейстер  бирәләр,  аның  белән  кабатлыйсың.  Ул  имтиханнарны  үткәч,  аннары  сольфеджио,  гармония  һ.б.ларны  тапшырасың. Барысын  да  үтеп,  укырга  кабул  ителдем. Анда  мин  читтән  торып  укыдым.  Миңа  педагог  итеп  Оболенская  Елена  Борисовнаны  билгеләделәр. Ул  бик  яхшы  укытучы. Кеше  буларак  та  искиткеч  ул,  бүген  дә  исән. Укытучыларым  мәсьәләсендә  бәхетем  булды  минем.

-Аннары -  Казанны  яулау?

- Түбән  Камада  яшәп,  эшләп,  кияүгә  чыктым, балабыз  туды,   аннары  ирем  белән   Казанга  күчәргә  дигән  фикергә  килдек.  Мин  филармониягә  эшкә  урнашырга  килдем.  Анда  комиссия  җыйдылар,  барлык  сәнгать   җитәкчеләре,  дириэжерлар  каршында  имтихан  тоттым.  Унлап  әсәр  башкардым  һәм  мине  кабул  иттеләр.  Бу  1997 ел  иде. Эшли-эшли  Гнесиннарны  тәмамладым. Филармониянең  камера  бүлегендә    бераз  эшләгәч,  андагы  Халык  инструментлары  оркестры  җитәкчесе  Анатолий  Шутиков  мине  үзенең  оркестрына   солист  итеп  чакырды. Риза  булдым.  Шул  ук  елның  җәендә  мин  оркестр  белән  бергә  Германиягә  гастрольгә  чыгып  киттем.  Бу  минем  тормышымдагы   беренче  гастрольләр  иде  һәм  алар  искиткеч  тәэсирләр калдырды! Гастрольләр -  артист  өчен  бәхеткә  ишек  ачылу  кебек  бит  ул.  Ниндидер    юлдагы  уңайсызлыклар  гына  бу  бәхеткә  күләгә  төшерә  алмый.  Анда  һәр  артистны  аерым  гаиләләргә  урнаштырдылар. Шәһәрнең  төрле  урыннарында,  мәйданнарында  чыгыш  ясыйбыз. Хәтта  чиркәүдә  дә  җырларга  туры  килде. Аннары  соң  да  төрле  чит  илләрдә  Татарстанны  таныткан  чараларда  чыгыш  ясарга  насыйп  булды. Үз  милли  музыкабызның  матурлыгын  күрсәтәбез без  анда. Минтимер  Шәриповичның  эш  делегациясе  составында  Һиндстанга  бару  нык  истә  калды. Илчелектәге  дипломатлар,  кунаклар  каршында  чыгыш  ясадык. Ике  концерт  биргәннән  соң  безне  дөньяның  җиде  могҗизасының  берсе  булган  Таҗ-Махал  сараена  алып  бардылар…

- Сез  Илһам  Шакиров  исемендәге  олы  бүләкне  беренчеләрдән  булып  алган  җырчы.  Нинди  хисләр  кичердегез?

- Бик  сөендем.  Илһам  абыйны  күреп  белүем  белән  бик  горурланам  мин. Аның  белән  беренче  тапкыр  1995  елда  «Татар  моңы»  конкурсында  очрашкан  идем,  ул  жюри  рәисе  иде.  Аннары  Филармониягә  эшкә  килгәч,  Илһам  абый  анда  сәнгать  җитәкчесе,  озак  еллар  аралаштык.  Ул  күп  сүзле  түгел,  ләкин  иң  кирәк  сүзне  әйтә  иде.  Һәрвакыт  бик  тотнаклы,  корректлы  кеше . Гомумән,  алар  буыны  кешеләре  барысы  да:  Илһам  ага,  Әлфия  апа, Хәмдүнә  Тимергалиева  ниндидер  аралашу  культурасына  ия  кешеләр  иде. Алар  арасында  һәрчак  үзеңне  рәхәт  хис  итәсең.  Илһам  абый  бервакыт  ниндидер  концертның  репетициясеннән  соң  мине  туктатты  да: «Син  хәзер  бик  дөрес  җырладың. Менә  шушы  дәрәҗәңне  онытма  һәм  һәрвакыт  шулай  җырларга  тырыш», -  диде.  Ул  бик  игътибарлы  иде  һәм  минем  яннан  битараф  кына  узып  китмичә,  үз  бәясен  белдерде,  киңәшен  бирде. Әлфия  апа  белән  Казахстанга,  Үзбәкстанга  бергә  барырга  насыйп  булды.  Ул  шулхәтле  яхшы  юлдаш,  аның  белән  бик  җайлы иде.  Урынын  белеп  кенә  сөйләшә.  Кирәк  җирдә  шаян  сүзен  таба. Хәмдүнә  апа  да  шундый  җайлы-рәхәт  кеше.  Тиз  генә  чәен  дә  оештыра,  чакырып  табынга  да  утырта,  мин  югыйсә  аннан  яшьрәк  бит,  үзем  оештырырга  тиеш.  Аның  булдыклылыгы,  үткерлеге  миңа  бүген  нык  җитми.

- Яшь   композиторлардан  кемнәрнең  әсәрләрен  җырлар  идегез?

-  Яшьләргә  яңа  җыр  сорап  мөрәҗәгать   итсәң,  алар  еш  кына  «ә  син  шигырен  тап,  аннары  көй  язармын»  диләр. Классик  җырларны  мин  текстларында  гармония,  мәгънә,  кешенең  тирән  кичерешләре  булган  өчен  яратам.  Аларны  җырлавы  рәхәт.  Хәзерге  текстлар  артык  гади,  тозсыз.  Андый  ярлы  текстлы  әсәрләрне  җырлавы  миңа  кызык  түгел. Бик  сайлап  кына  алам  җырларны. Наилә  Яхинаның  Гөлшат Зәйнашева  шигыренә,  Эльмира  Галимованың  Зөлфәт  шигыренә  язылган    җырларын  башкарам. «Безнең  җыр»  проектында  язылган  җырларны  да  тыңладым.  Анда  яхшы җырлар  да  бар,  тик  аларны  яхшы  вокал  белән  халыкка  җиткерергә  дә  кирәк.  Гомумән  алганда,  анда  пессимистик  рухтагы  әсәрләр  күпчелек  иде. Әсәрләрдә  ниндидер  эчке  сагыш,  өметсезлекме  шунда… сизелеп  тора. Әйтерсең  лә,  инде  яшәләсе  гомер  яшәлгән… Яхшы  музыка  тусын  өчен  яхшы  текстлар,  мәгънәле  шигырьләр  таба  белергә  кирәктер. Әйтик,  Әхмәт  Ерикәй, Гөлшат  Зәйнашева  кебек  шагыйрьләрнең  шигырьләре  җырлап  тора бит.  Менә  шундый  шигырьләргә  язылган  җырларны  башкарырга  мин  һәрчак  әзер…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк