Иҗат әһелләре арасында гасырга якын гомер кичеп, соңгы елларына кадәр иҗат дәрте белән яшәүчеләр күп түгел. Язучы Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш» повестын 90 яшенә җиткәндә яза, опера җырчысы Мөнирә Булатова ул яшьтә Җиңү бәйрәмнәрендәге тантаналарда чыгыш ясый. Узган ел июль аенда арабыздан киткән танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев вафатына ярты ел кала Уфа шәһәренә самолётта килеп, үзе язган «Туган як» симфониеттасын Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр башкарылуын күрү, ишетү бәхетенә ирешә. Бу турыда Мәскәүнең «Татарский мир» газетасы һәм республика матбугаты да язып чыкты.