Буа дәүләт драма театры Солтанов Илфир Ильяс улы

 

2012 елда Буа дәүләт драма театрына килә. Беренче көннәрдән үк Илфир Ильяс улы профессиональ  артист булуын  исбатлады. Аның геройлары көчле рухлы, нык ихтыяҗлы булуы белән аерыла, аларда мөстәкыйльлек сизелә.

Солтанов Илфир Ильяс улы күптөрле спектакльләрдә уйнап үзенең көннән-көн иҗади яктан камилләшүен күрсәтә. Аның рольләре: Хәмис – “Утын пүләне” (Рәдиф Сәгъди) – 2012 ел, Рамай – “Кодалар-кодачалар” (Сөләйман Латыйпов) – 2013 ел, Марсель – “Булса да була икән” (Родион Букаев) – 2014 ел, Вәлиулла – “Байбичәләр” – (Кен Людвиг) – 2015 ел; балалар спектаклендә Бүре – “Веселые поросята” (Родион Букаев) – 2013 ел, Кыш бабай – “Яңа ел маҗаралары”  (Раил Садриев) – 2014 ел, Светофор – “Светофор” (Азат Зарипов) – 2014 ел, Әтәч – “Новый год на лесной опушке” (Алексей Козлов) – 2014 ел, Кәҗә – “Сказка про то, как... (Алексей Козлов) – 2014 ел, Алладин – “Волшебная лампа Алладина” (Дмитрий Артис) – 2015 ел, Куян – “А где же Снегурочка?” (Амир Камалиев) һ.б.

Илфир Ильяс улы яшь һәм талантлы артист. Аның иҗаты кабатланмас һәм үзенә генә хас тавышы гаҗәеп матур. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, оста итеп сөйләшүе, моңлы җырлавы белән тамашачыны таң калдыра.

Коллективта Солтанов Илфир олы ихтирамга лаек кеше. Ул ышанычлы иптәш, талантлы партнер, тормышта ярдәмчел, намуслы, тәртипле, игътибарлы, эшчән, үз-үзенә таләпчән.

Театр бүләкләре:

– Башкорт корылтае башкарма комитетының почет грамотасы, 2010 ел;

– Г.Ф. Пономаренко исемендәге беренче ачык халык җырлары бәйгесенең өченче дәрәҗәдәге премиясе лауреаты, Краснодар шәһәре, 2012 ел;

«Дәртле яшьлек» төбәкара эстрада җырлары фестивалендә диплом иясе, 2012 ел;

– Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты, 2016.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/bua{/jlex}        

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1042
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ике йөрәк – бер сукмак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
225
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
615
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
632
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
604
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1100
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы