Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Сәгъдуллин Рафил Гариф улы.
1990 елда Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. Чаллы театрына нигез салучыларның берсе. Ул төрле пландагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы актер. Аның геройларына табигыйлык, мөлаемлык хас...
1990 елда Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. Чаллы театрына нигез салучыларның берсе. Ул төрле пландагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы актер. Аның геройларына табигыйлык, мөлаемлык хас. Образлары бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле, зур төгәллек белән эшләнгән. Актер ике тапкыр “Тантана” премиясенә лаек булды, “Абага алмасы ачы була” драмасында Насыйбулла роле өчен “Ирләр ролен иң яхшы башкаручы артист”(2011 ел) һәм “Тирәкләр шаулый җилдә” трагикомедиясендә Гариф образы “Иң яхшы актерлар ансамбле”(2014 ел) номинациясендә җиңү яулады.
Төп рольләре: Дамир – “Ут төртүче” В.Шашин, Язучы – “Гашыйклар тавы” И.Юзеев, Подколесин – “Өйләнү” Н.Гоголь, Гарпагон – “Саран” Ж.Б.Мольер, Җамали – “Банкрот” Г.Камал, Хәйдәр – “Корт” Ф.Галиев, Мансур – “Көнләшәм, яратам” А.Попов, Ђхмђди - “Кәләпүшче кыз” Г.Исхакый, Сәлим –“Китмәскә килгән кошым” Эсфир, Туксан карт – “Бурлак” М.Гыйләҗев, Илгиз – “Кызым кияүгә чыга” Н.Птушкина, Марат – “Саташу” Т.Миңнуллин, , Насыйбулла – “Абага алмасы ачы була” Р.Сабыр, Гариф – “Тирәкләр шаулый җилдә” Ж.Сиблейрас.
2007 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.
{jlex}folder: http://old.sahne.ru/images/el-artist/shalli/mal{/jlex}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк