К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Мифтахов Сәлим Григорий улы
Беренче башкарган рольләре үк – Ш.Хөсәенов әсәре буенча куелган “Әни килде” спектаклендә – Альфред, “Зәңгәр шәл”дә (К.Тинчурин) Галәви, “Агыйдел”дә (М.Әмир) – Низами һ.б.лар аны сәләтле артист итеп...
Беренче башкарган рольләре үк – Ш.Хөсәенов әсәре буенча куелган “Әни килде” спектаклендә – Альфред, “Зәңгәр шәл”дә (К.Тинчурин) Галәви, “Агыйдел”дә (М.Әмир) – Низами һ.б.лар аны сәләтле артист итеп таныта.
Актерлык осталыгы Сәлим Мифтаховка эстрадада сәнгатьле сүз остасы, алып баручы-конферансье булып эшләгәндә дә ярдәмгә килә. Юкка гына аны Аркадий Райкин белән чагыштырмыйлар. Бу елларда Сәлим Мифтахов концерт программалары әзерләп, үзенең көчен режиссурада да сынап карый. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ул 2005 елдан бирле. Әлеге театрда иҗат итү дәверендә ул М.Фәйзи әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гөлшаян” спектаклендә – Төхбәй, “Американ”да (К.Тинчурин) – Муса, “Бер тамчы ярату” спектаклендә (Н.Гыйматдинова) – Сафуан, “Мәхәббәт баскычы”нда (Ш.Фәрхетдинов) – Сәлим Гәрәевич, “Төн яна учакта” (Х.Ибраһим) – Шакир һәм башка бер-берсенә охшамаган образлар тудырды. Соңгы елларда башкарылган рольләре –“Йосыф – Зөләйха” (Н.Хисамов) – чичән, “Соңгы риваяте” (М.Маликова) –Кол Шәриф сәет, “Эх, алмагачлары” (Ш.Фәрхетдинов) –Мирсәет Насыйхович һәм А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош”ында Мияссәр артистның иҗат биографиясен тагын да баетты.
1983 елда Сәлим Мифтаховка ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
{jlex}folder: http://old.sahne.ru/images/el-artist/tinsh/mal{/jlex}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк