К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Галләмова Люция Заһит кызы
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, Люция Галләмова 1978 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә һәм Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Шәрипова кебек җырчыларның эстрада...
Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, Люция Галләмова 1978 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә һәм Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Шәрипова кебек җырчыларның эстрада бригадаларында нәфис сүз остасы, концертлар алып баручы булып эшли. 1980 елда ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредәге иҗат юлын шул ук елны беларус драматургы А.Макаенокның “Трибунал” спектаклендәге Зина роле белән башлап җибәрә. А.Гыйләҗев пьесасы буенча куелган “Шикәрем син, балым син” спектаклендә Сәрвиназны башкарып, Люция Галләмова үзен кабатланмас, үзенчәлекле талантлы артистка итеп таныта.
Л.Галләмова – драматик һәм комедиячел характердагы артистка. Аның иҗат биографиясен А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы кош” спектаклендәге – Шифан, “Ак күгәрченнәр”дәге (Р.Батулла) – Балчәчәк, “Хикмәтле доклад”тагы (К.Тинчурин) – Гөлҗамал, “Өмет” (Ш.Шаһгали) спектаклендәге – Гайшә, “Мәкәрҗәгә барган идек”(И.Юзиеев) – Саҗидә, Н.Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Сихерче” спектаклендә – Мәликә, “Ничек кияүгә чыгарга?” (Н.Гаетбай) әсәрендә – Җиһан, “Капчыктагы Мәгъфия” (Д.Салихов) – Мәгъфия, “Мәхббәт турында риваят” (Н.Хикмәт) – Сөт анасы кебек тормышчан бизәкләр белән сугарылган дистәләрчә образлар тәшкил итә.
Тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе буларак, ул 1998 елда төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивалендә, И.Грекова әсәре буенча куелган “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендәге Кәримә образы өчен, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулады.
2003 елда Люция Заһит кызы “Татарстанның атказанган артисткасы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Соңгы елларда башкарылган Зилә (“Әзелгән яфраклар”, Р.Габделхакова), Айзирәк (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), Бибисара (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) һәм башка рольләре актрисаның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.
{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/tinsh{/jlex}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк