Логотип
Яңа проект - Ел артисты

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Шәмәрданова Гүзәл Фазыл кызы

2003 - 2007 елларда Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллина җитәкчелегендә укый. 2007 елдан Түбән Кама  театрында эшли башлый. 2012 елда Казан федераль университететын да уңы...

2003 - 2007 елларда Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллина җитәкчелегендә укый. 2007 елдан Түбән Кама  театрында эшли башлый. 2012 елда Казан федераль университететын да уңышлы тәмамлый.

Театрда 10 ел эшләү дәверендә Гүзәл уйнаган образлар: Миңсылу – «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Р.Вәлиев), Мәдинә – «Мәдинәм-гөлкәем» (Т.Миңнуллин), Оксана – «Сандугач сайрар җир»(Р.Сәгъди), Нурзидә Мөбәрәковна, Фаягөл – «Кияүле кызлар кияве» (Т.Миннуллин), Гөләндәм, Гөлнара – «Бүре каны» (Н.Гыйматдинова), Маһирә –«Нәзер» (Т.Миннуллин), Мария –«Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (А.Иванов), Галя – «Син мине күрәсеңме?» (Т.Миңнуллин), Ирина, Аня –«Ярсыз ярлар» (Н.Угарин), Айсылу – «Хәерле юл!» (И.Зәйниев), Палый – «Гөргөри кызын бирә» (Т.Миңнуллин), Шомбай – «Шомбай маҗаралары» (Р.Вәлиев), Зария – «Кадер кичәсе» (Р.Галиев), Тулганай – «Анам кыры» (Ч.Айтматов), Алина – «Кызлар кызык итәләр» (Т.Миңнуллин), Гайшә – “Яра” (М.Гыйләҗев), Назлыгөл – “Назлыгөл” (М.Байҗиев) һ.б. Г.Шәмәрданова театрда балалар өчен чыгарылган «Тылсымлы төш», спектакленең режиссеры да.

РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Гүзәл театр сөючеләрнең яраткан артисткасы. Аңа сәләт, тырышлык, сабырлык, ходайдан бирелгән. Ул иҗат иткән җете, истә кала торган, гаҗәеп табигый образлар һөнәри камиллегенең нәтиҗәсе. Гүзәлнең хезмәтен бәяләп бирелгән бүләкләр дә шул турыда сөйли:

– Театр бүләкләре:

– Анатолий Иванов әсәре буенча куелган «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектаклендә Мария ролен башкарган өчен «Тантана» театраль премиясе кысаларында «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады (2012 ел);

– ТРның Түбән Кама шәһәре һәм районы Мәдәният идарәсенең Почет грамотасы (2013);

– ТР  хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән  бирелә торган Грантына “Перспектива” номинациясендә лаек булды (2013 ел);

– Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклендә Тулганай ролен башкарган өчен  «Тантана» театраль премиясе кысаларында «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады (2016 ел);

– Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия иясе (2016 ел)

тел аша ачу» номинациясендә диплом).

Гүзәл катнашкан театраль фестивальләр:

«Нәүрүз» фестивале, Казан, 2009 ел. Н.Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Бүре каны» спектакле белән. Фестивальнең иң яхшы спектакле дип табылды;

«Нәүрүз» фестивале, Казан, 2011 ел. А.Иванов әсәре буенча куелган «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектакле белән;

Милли театрларның Халыкара “Алтан Сэргэ” фестивале. Улан-Удэ, Бурят республикасы, 2011 ел. Н.Гыйматдинова  әсәре буенча куелган «Бүре каны» спектакле белән. Театр белгечләре һәм критикларының югары бәясенә лаек булды;

“Һөнәр” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале. Казан, 2013 ел.

И.Зәйниев «Хәерле юл!»;Н.Угарин «Ярсыз ярлар» спектакльләре белән;

Театраль форум-фестиваль «Артмиграция» Мәскәү шәһәре, 2014 ел.

“Һөнәр” VII Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале. Казан, 2015 ел. М.Байҗиев "Назлыгөл" спектакле белән;

Үзәк Азия илләренең «Казахстан – Евразия йөрәге» VІ Халыкара театраль фестивале, Талдыкорган, Казахстан республикасы, 2016 ел. Ч.Айтматов "Анам кыры" спектакле белән («Чыңгыз Айтматовның әдәби мирасын яңа театраль тел аша ачу» номинациясендә диплом).

Гүзәл турында мәкаләләр «Туган як», «Нижнекамская правда», «Единство», «Ваша газета», «Нижнекамское время», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Идел», “Сәхнә” газета-журналларда даими басылып тора.

Акыллы, тыйнак, гади, кешелекле Гүзәл ире  актер Юрий Павлов белән бергә ике малай: Бәхтияр белән Билалны тәрбиялиләр.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/tybkam/kiz{/jlex} 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк