Журналда укыгыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аяз көндә яшен сукты
«Бер фикер» рубрикасы. -
Театрга багышланган гомер
Гомерен театр сәнгатенә багышлап, 50 елдан артык сәхнәдә хезмәт иткән Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үсә. -
«Әни бик укымышлы, зирәк кеше иде»
Нәфисә Хәйруллина әнисе, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның язмалары турында. -
Фуат абыйның «Марзуш»ы
Әйе, СССРның халык артисты Фуат Халитов үзенең яраткан хатынына «Марзуш» дип эндәшә иде. Марзия апа иркәләп-назлап эндәшүгә, яратуга, хөрмәткә һәр яктан лаек ханым иде шул. -
Җир йолдызы
Галия апа сабырларның иң сабыры, юмартларның иң юмарты иде. Димәк, ул Ходай Тәгаләнең иң яраткан бәндәсе булган. Ни өчендер минем күңелгә, Галия апа җылый беләме икән, дигән уй килә иде. -
Без матур дөньяны үзебез пычратабыз, яки «Сәхнә» журналының нәшер ителә башлау тарихы
Кулыма каләм алдым да, 30 елдан артык нәшер ителгән «Салават күпере» һәм 20 яшен тутырып яткан «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналлары тарихына караган вакыйгаистәлекләрне тезеп китәсе урынга, исәпли, саный башладым. -
Ярамыйга карамый
«Бер фикер» рубрикасы. -
Матурлык алиһәсе
Бөек артисткабыз Галимә апа күктәге йолдызларга тиң. Аның исемен генә әйткәч тә күңелгә Матурлык дигән илаһи сүз килә. Кешегә шундый Матурлыкны Ходай Тәгалә генә бирә ала. Күңел матурлыгы һәм тышкы матурлык. Идеаль гармония. -
Гәүһәр апаның мәхәббәте
Егерменче гасыр үтеп китте. Ә ул әле минем күңелдә яши. Безнең җаннарга мәңгегә кереп урнашкан, исемнәре дә халык күңеленә уелып калган асыл затлары белән яши -
Көчлерәк булып алга таба атлыйм
Татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллинаны күпләр бәрхет тавыш иясе дип йөртә. Алинәнең тормышы һәм иҗатында нинди яңалыклар бар? Яшь җырчы сәхнәгә чыгар өчен нинди кыенлыкларга юлыга? Болар хакында үзе белән әңгәмә корып сөйләштек. -
Дусларым миннән көнләшми
Кечкенә чакта әтием яки әнием артист булса иде дигән уйлар килә идеме башыгызга? Артист балалары рәхәт тормышта яшидер кебек. Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров ике кыз үстерә, без алар белән артистның инстаграм бите аша таныш. Артисттан артист туа инде, диләр. Чыннан да, Мәрьям дә, Дания дә талантлы кызлар. Олы кызы Мәрьям белән якыннанрак танышырга булдык. -
Шулай тиеш булган
Һәрберебезнең язмышы төрле, кемгә ни язган. Миләүшә Сафина интервьюларының күбесендә кызы Мәрьям һәм аның авыруы турында сөйли. Никтер хәзер аннан Мәрьям турында сорыйсым килмәде. Миләүшә кабат кияүгә чыкты, икенче тапкыр әни булды. Ул бүген бәхетле. Тормышыннан зарланучы, бәхетсез көннәрен искә алучы Миләүшә еракта-еракта калсын иде. -
Киңәш кирәк...
Журналыбызда яңа рубрика – «Психолог киңәше» эшләп килә. Биредә билгеле бер артист психологка сорау бирә, ә психолог шул сорауга җавап кайтара. Рубриканың беренче кунагы – Илсөя Бәдретдинова, аның белән чыккан материалны Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез. -
Хуш, артист!
Ул миңа җылы да, ягымлы да итеп «Алмаз Наилевич!» дип эндәшә иде. Кара инде, хәзер «иде» дияргә туры килә. Әле бер ай да юк, аның турында язган «Ниһаять...» исемендәге бәянем «Казан утлары» журналында басылып чыккач, шалтыратып, сүзен болай башлаганы колагымда сеңеп калды. -
7 көндә кино төшереп буламы?
Иннополиста «кино за 7 дней» альманахы тәкъдим ителде. Югары технологияләр шәһәре Иннополиста «Кино&Театр» дип исемләнгән беренче» кинотеатр (Innopolis Cinema Lounge) ачылышы булды. Иннополисның беренче кинотеатры «Җиде көндә кино» альманахы премьерасы белән ачылды.