Журналда укыгыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эльмир Низамовның яшәү көче
2020 елның декабрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә тарих битләрендә тәүге тапкыр музыкасын яшь Казан композиторы Эльмир Низамов иҗат иткән «Алтын Казан» исемле татар мюзиклының премьерасы уза. Күптән түгел генә Эльмир Россия президентының мәдәният өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды. Әңгәмәбездә без композиторның тормыш һәм иҗат юлын төрле яктан ачарга тырыштык. -
Иҗатта да бергә атларбыз
Марат Галимов һәм Линара Батталова күпләргә җырчы буларак кына түгел, гаилә пары буларак та билгеле. Шушы арада алар, тормыш сукмагыннан тыш, иҗат юлыннан да бергә атларга дигән фикергә киләләр. Шул турыда тулырак белү өчен, Линара Батталованың үзе белән күрешеп сөйләштек. -
Үз кызым кебек күрәм
Моннан 22 ел элек «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан кечкенә генә язмасында яраткан актрисабыз Наилә ханым Гәрәева бертуган апасының 12 яшендә тома ятим калган кызчыгы язмышын бәян иткән. -
Мәхәббәт бар бу дөньяда...
К. Тинчурин исемендәге театр сезонны «Галәм. Әгъләм» дип аталган шигъри-музыкаль спектакль белән тәмамлады. Шагыйрь М. Әгъләм иҗаты буенча эшләнгән тамашаның режиссёры, әдәби мөхәррире һәм музыкаль бизәлешен эшләүче – Туфан Имаметдинов, рәссамы – Лилия Имаметдинова, хореографы — Марсель Нуриев, ут куючы — Илшат Сәяхов. Спектакльне сәхнәләштерүнең төп максаты булып тамашачыны танылган әдип шигърияте белән таныштыру тора. -
«Тантана» премиясен алырга хыяллана идем»
Сукояр билгесе астында туган кешеләр аеруча сизгер һәм тиз рәнҗи торган булулары белән аерылып торалар. Алар тиз дуслашып китү сәләтенә ия, танышлары күп, әмма ышанычлы дуслары бик сирәк. Сукоярларның фикерен үзгәртү кыен, бик тә кызыксынучан булалар. -
Театрның Нурлы Даниясе
Гомерен театрга багышлаган, җанытәне белән шунда кайнаган артист кына тамашачы мәхәббәтен яулый ала. Язмышын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйләгән артистыбыз – Дания Нуруллина да әнә шундыйлардан. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты белән яшьлек еллары, иҗат юлы һәм бүгенге көне турында сөйләштек. -
Казан консерваториясендә татар репертуары
Татар классикасы куелышы – Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы опера студиясенең төп юнәлешләренең берсе. -
Бәхет тормышка карашыбыздан тора
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина белән тормышындагы үзгәрешләр, ире Илсур һәм кызы Сәфинә белән мөнәсәбәтләре һәм хатын-кыз бәхете турында әңгәмә кордык. -
Матурлык эзлим
...Зиннур Хөснияр — язучы, публицист. Кызыклы шәхес. Моңа кадәр язмаларымда: «Журналыбызның бу санында фәлән-фәлән кунак», — дип яза идем. «Сәхнә» журналына нигез салучы һәм баш мөхәррире Зиннур Хөснияр үз «өендә» үзе кунак була ала микән?!.. -
Мин аны озак көттем...
Динә Закирова сәнгать өлкәсендә танылган скрипкачы. Аны без ТНВ каналыннан барган «Җырлыйк әле» тапшыруыннан да беләбез. Динә шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестры музыканты да. Бүген Динә – «Сәхнә» журналының кунагы. -
«Иртәгә» кияүгә чыгам
Аның татар эстрадасында үз урыны, тамашачысы бар. Ләкин йөрәгенең мәхәббәт өчен дигән өлешендә әлегә бушлык. «Мин сине табам да югалтам, мин сине югалтам табам да» дип җырлый ул. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – җырчы Айгөл Рәхимова. -
Батырган саен калыккан
Әлеге әсәр мине режиссёр эшчәнлеге, актёрлар осталыгы һәм спектакль атмосферасы дөньясына алып кереп китте. Залда утырганда, үземне шул спектакльдә катнашучы итеп тойдым. -
Яхшылыкка өмет булсын!
Халыкара конкурслар лауреаты, музыкант, җырчы, продюсер Айгөл Зәйнуллинаны бал кортына тиңлисем килә – тырыш, булдыклы, сабыр, һәрчак шат күңелле. Асыл затыбыз бүген укучыларыбыз белән уңышка ирешү юлы, катлаулы замананың үзенчәлекләре, иҗат хакында фикерләрен уртаклаша. -
Үзебезнеке ул
Мин матбугат очрашуларында ошбу күркәм һәм Якты ханымга хәтта сорау бирергә дә уңайсызланам, ир-ат башың белән ничекләр итеп Матурлык министрлыгының башын катырмак кирәк, янәсе. Әлбәттә, бу язучының образлы сүзе, ләкин ихластан әйтелгән сүз. -
«Бездән – сорау, сездән – җавап»: Рөстәм Закиров тамашачы алдында башкарган иң беренче җырын хәтерлиме икән?
Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты тамашачы алдында башкарган иң беренче җырын хәтерлиме икән?