Логотип
Сәхнә түре

Казан сәхнәсендә – авыл мәктәбе укучылары

Күз алдына китерегез, сез гап-гади авыл мәктәбе укучысы. Көннәрдән бер көнне авылга Казаннан үзләрен режиссёр, сценарист дип таныштырган ят абый-апалар кайтып төшә һәм сездән чын мәгънәсендә “допрос” ала башлый: “Авылда сиңа нәрсә ошый һәм ошамый?”, “Син ни өчен авылдан китәргә телисең яки теләмисең?” Сорау арты сорау яудырып кына торалар. Әле җитмәсә, авылдагы яраткан урыннар буенча экскурсия үткәрергә сорыйлар. Соңрак ниндидер тренинглар, актёрлык осталыгы, сулыш алу буенча күнегүләр эшләтәләр. Имеш, спектакль куясы була! Көн артыннан көн үтә, ә пьесаны күргән дә юк... Кая ул, аны үзеңә язасы икән! Әкәмәт!

Республикабызның авыл мәктәпләре укучылары белән өченче ел рәттән гамәлгә ашырыла торган “Видимо-невидимо” проекты катнашучыларына үз спектакльләрен Казанга алып килеп, тамашачы хөкеменә тапшырганчы шундый юл үтәргә туры килә. Әлеге проект “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан “Татнефть” Акционерлык җәмгыте грантына башкарыла.

Тарихка күз салсак, проект беренче тапкыр 2023 елда Мәдәни инициативалар президент фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Беренче елны 35 гариза алынган, шулардан режиссёр-педагоглар командасы – «Живой город» фонды, MOÑ театр мәйданчыгы һәм ГИТИСның социаль театр магистрантлары 4 мәктәпне сайлап алган: Новотроицкое (Тукай районы), Богородское (Питрәч районы), Кыят һәм Яңа Чəчкəп (Буа районы) авылы мәктәпләре. Эш нәтиҗәсендә «Яблоневый сад», «Киятская коса», «Так се вечеринка» һәм «Чисто чиста» спектакльләре куела. Казанда спектакльләрне 400дән артык тамашачы карый. Яңа Чəчкəп авылы укучылары белән куелган «Чисто чиста» спектакле «АртМиграция» (Казан), «Каракүз» (Әлмәт) фестивальләрендә, шулай ук «Иҗат Билəр Форум» (Биләр) фестивальләрендә күрсәтелгән.  

2024 елда проект «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылган. 50дән артык гариза алынган, шулардан Балтач районының өч мәктәбе –- Борбаш, Нөнәгәр һәм Ципья мәктәпләре сайлап алынган. Казан режиссёрларының, драматургларның һәм хореографларының өч командасы мәктәп укучылары катнашында “театр горожан / шәһәрлеләр театры” форматында «Ишет мине / Услышь меня», «Сөйлә / Говори», «Уен? / Игра?» дигән өч спектакль куйганнар. Былтыр спектакльләрне 600дән артык тамашачы күргән.

2025 елда проектка Саба районының Олы Кибәче, Арча районының Наласа һәм Лаеш районының Усад мәктәбе укучылары кушылган. 2 атна дәвамында Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Ай Әхмәтова, Динә Сафина, Талия Төхфәтуллина, Асель Баһаветдинова, Зөләйха Камалова кебек режиссёрлардан һәм сценаристлардан торган 3 команда мәктәп укучылары белән “Дуслар җыелган җирдә” (Олы Кибәче), “Наласа әкиятләре” (Наласа) һәм  «Открытый микрофон. Teens» спектакльләрен куйган.

“Дуслар җыелган җирдә”. Саба районы Олы Кибәче авылы мәктәбе укучылары белән куелган әлеге спектакль балалар белән төрле темаларга сөйләшүдән туган. Перформанс башланыр алдыннан тамашачыларга шул язмалар тәкъдим ителде. Фикерләр төрле. Кемнеңдер авылдан китәсе килә, чөнки шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк: җырларга, биергә өйрәтә торган түгәрәкләр күбрәк. Авылда калырга теләүчеләр дә юк түгел. Ләкин бер уртак фикер – аларның барысы да диярлек дусларын югалтудан курка. Менә шушы кыска, өзек-төтек әңгәмә барганда сәхнәдә спектакльнең төп катнашучылары – 5 кыз пәйда була. Алар туп атып уйныйлар һәм шулай бер-берсе белән таныштырып баралар. Алга таба спектакльнең “Сулыш”, “Һава” дип аталган хореографик өлеше башлана. Заманча музыкага балалар төрле хәрәкәтләр ярдәмендә үзләренең тормышы, көндәлек мәшәкатьләрен күрсәтәләр. “Сүз” өлешендә исә һәрберсенә үз талантын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Мәсәлән, Гөлинә Хөснетдинова һәм Азалия Шакирова а*капелла “Ачы тау” һәм халкыбызның “Мактаулы егет” җырларын башкардылар. Алинә Бәшәрова исә укытучысы белән берлектә язган шигырен укыды. Перформанс актёрларның гөл утырту күренешен сәхнәләштерү белән тәмамланды.

Спектакльнең режиссёры Илнур Гарифуллин: “Олы Кибәчегә авыл балалары шәһәрнекеннән нәрсә белән аерыла һәм, гомумән, аерыламы дигән сорауга җавап эзләп кайттым. Чынлап әйткәндә, хыяллары һәм теләкләре, гамәлләре белән алар берни белән дә аерылмыйлар икән. Алар без шәһәр мәйданчыкларында, урамнарда, мәктәптә күргән балалар кебек үк, хәтта бераз гына акыллырак та. Ләкин аларны аерып торган бер нәрсә бар. Алар кечкенәдән, бала чактан төзергә, булдырырга өйрәнгән. Җирдә эшлиләр, нәрсәдер утырталар, су сибәләр. Иртән торып малларны көтүгә илтәләр, ягъни балачактан олылар башкара торган эш белән очрашалар. Табигать белән бергәлектә үскән әлеге балалар белән эшләү миңа кызык булды.  Икенчедән, миңа эләккән балалар күчеш этабында иделәр. Бик тиздән аларга туган авылларын, йортларын калдырып шәһәргә китәргә туры киләчәк. Без шушы темага сөйләшә башладык. Алар үзләрен ничек хис итә, ниләр тели? Китәргә телиләрме, юкмы. Бирәк тә нәрсәне югалтырга куркалар? Күбесе: “Дусларны югалтудан куркабыз”, – диде. Бу безгә бик мөһим булып тоелды, чөнки авыл зур түгел. Аларның күбесе дуслашып кына түгел, туганлашып та беткәннәр. Олы Кибәченең табигате бик матур. Мондагы балалар шуны сеңдереп үсәләр. Без шул турыда фикер алыштык. Безнең спектакль-перформанс ниндидер сайлау алдында торган яшүсмерләргә юнәлдерелгән. Мөһим адым ясау алдыннан тынычланырга, игътибарны тупларга, үз-үзеңне тыңларга, бер-берең һәм әти-әниең белән сөйләшергә кирәк. Безнең шуны аңлатасыбыз килде һәм моңа ирештек дип саныйм. Без бик күп тренинглар үткәрдек, күп вакытны балалар белән уздырдык. Укучылар авылда үзләре яраткан урыннарны күрсәттеләр. Проектның әһәмияте дә шунда бит, балаларга күренергә мөмкинлек бирү, олыларның аларны тыңлавы, ишетүе. Алар кайда йөриләр? Нәрсә ашыйлар? Ничек яшәргә телиләр? Хәзерге мизгелдә ниләр турында хыялланалар?”  

«Открытый микрофон. Teens» спектакле Ай Әхмәтова, Динә Сафина, Регина Сәгыйтова тарафыннан Лаеш районы Усад авылы мәктәбенең 7 укучысы катнашында куелган.

Спектакльнең режиссёры Динә Сафина: “Без комедия жанры, төгәлрәк итеп әйткәндә, стендап формасы белән эшләргә кызык булыр дип уйладык һәм аны укучыларга тәкъдим иттек. Комедия – театр дөньясында катлаулы жанр. Без мондый формада Әлмәттә эшләгән идек, әмма олылар белән иде ул. Мин олылар һәм балалар белән стендап язуны чагыштырдым. Олылар теорияне яхшырак үзләштерсә, балалар белән бераз кыенрак булды. Без аларга ачкыч эзләдек. Һәм берзаман Рушан исемле малай: “Әйдәгез бары тик сөйләшеп кенә утырыйк”, – диде. Шушы әңгәмәдән 7 стендап килеп чыкты. Былтыр мин Балтач районы Бөрбаш авылында эшләдем. Без анда хореография формасын сайлаган идек. Төп аерма шунда ки, узган ел олы яшьтәге укучылар белән эшләргә туры килде. Балаларны борчыган проблемалар да үзгә. Аларның күбесен шулай ук читкә укырга китү, туган нигезне калдыру борчый. Былтыр балаларга бик озак якын килдек, моңа күп вакыт сарыф ителде. Ә быел кече яшьтәге укучылар белән эшләдек. Һәм Усад – ул шәһәргә терәлеп торган авыл. Моның да эш процессына үз йогынтысы бар. Биредә 11-12 яшьлек балалар беренче көннән үк үзләре турында сөйли башладылар”.

Арча районының Наласа авылы мәктәбе укучылары белән режиссёр Талия Төхфәтуллина, Асель Баһаветдинова, сценарист Зөләйха Камалова, администратор Дарина Телешова куйган спектакль “Наласа әкиятләре” дип атала. Анда барлыгы 10 укучы катнашты.

Һәрбер авылдагы сыман Наласада да төрле риваятьләр белән бәйле истәлекле урыннар шактый. Авыл кырыенда урнашкан Рабига һәм Низами чишмәсенең тарихын кем ничек итеп кенә сөйләми. Хәзер инде тарихи дөреслекне ачыклау да мөмкин түгел сыман. Авыл риваятьләрен тирәнтен белгән буын китеп бара. Ә Наласада яшәүче егет-кызларга барысы да кызык! Алар үз әкиятләрен уйлап чыгаралар: “Борын-борын заманда Наласада...” Әкият шактый заманча килеп чыга. Биредә мәхәббәт сюжеты да, балачак хатирәләре дә, шәхси тарихлар да, балаларны борчыган проблемалар да бергә үрелә. Мәсәлән, Илназ Галимҗановка җәй көне товар бирү пунктларының берсендә абыйсын алмаштырып торырга туры килә. Ни гаҗәп, ул дежурлык иткәндә кешеләргә караганда хайваннар – тавыклар, этләр-песиләр күбрәк керә икән. Яшүсмергә авыл сәрхүшләре белән дә кызыклы гына диалоглар корырга туры килә.

Наласа балалары төрле: араларында әти-әниләренә, якын дусларына әйтмичә интернетта яшертен генә бик күп язылучылары булган блог алып баручылары да бар. Ләкин аларны кызыксыну, белергә омтылу һәм туган авылларын ярату берләштерә. Шулай булмаса, авылдагы кушаматлар турында шулкадәр мәгълүматны каян белерләр иде икән әле! Димәк, олылардан сорашканнар, үзләре кызыксынганнар.

Спектакльнең режиссёры Талия Төхфәтуллина: “Без Арча районы Наласа авылында эшләдек. Бу минем өчен шәхси тарих та булды, чөнки үзем кечкенәдән бу авылда үстем һәм минем әби-бабам шул авылдан. Кечкенә вакыттагы сыман 2 атнага авылга кайттым һәм без минем әбидә яшәдек. Көн саен мәктәпкә йөрдек, балалар белән таныштык. Минем өчен шундый кызык иде. Без балаларга: “Сез безгә экскурсия үткәрәчәксез,” – дидек. Бу проектның 3-4нче көне иде. Алар безгә авыл буйлап экскурсия ясый башлагач, мин авылымның 10%ын да белмәгәнемне аңладым, чөнки без барабыз һәм мин кайда икәнемне аңламыйм. “Сез мине кире өйгә алып кайтып куясызмы?”– дип сораганым истә. Бер карасаң, авыл кечкенә һәм бөтен нәрсә якыннан күренә кебек, ләкин күп еллар кайтып йөрсәм дә, ул җирне белмәгәнемне аңладым. Балалар да үзләре өчен яңа урыннарны таптылар, аларга да авылны яңа яктан ачу кызык булды. Театраль практика ягыннан да яңалык булды. Берничә ел элек авылда театр түгәрәге булган. Безгә килгән укучылар арасыннан анда нибары 2 бала гына йөргән. Түгәрәк эше беткән һәм алар театр белән шөгыльләнмиләр. Мәсәлән, Ләйлә актриса булырга хыяллана, ләкин әти-әнисе аның теләген аңламыйлар. Балалар үзләрен театрда сынап карадылар һәм үзләрен яңа яктан ачтылар. Алар көн саен: “Кайчан спектакль куя башлыйбыз? Кайчан әсәрне бирәчәксез? Кайчан репликаларны өләшәсез? Кайчан үз сүзләребезне ятлый башлыйбыз? Без бит түгәрәктә 2 ел спектакль куйдык, алай да оялып беттек, уйный алмадык. Хәзер безне 1 атнада уйнатып “позорга” калдырасыз бит”, – дип йөдәтеп бетерәләр иде. Аннары алар социаль театрның нәрсә икәнен аңладылар. Һәр тарих, текст тулысынча аларның тарихлары, алар сөйләгән әйберләр, үзләренең балачагы, бүгенгесе. Асылда текстны өйрәнергә дә кирәкми, чөнки үзләре турында сөйлиләр. Спектакль килеп чыкты дип саныйм һәм без бик яхшы тандемда эшләдек. Ниндидер бүленеш тә булмады. Команда белән бергә сценарий яздык, биюләрне куйдык. Балалар белән бергә үзебезне, авылны, балаларны ачтык”.

“Видимо-невидимо” проектының 3 нче сезоны тамашачыларга ихлас, самими авыл балалары тарафыннан куелган 3 спектакльне карау бәхетен бирде. Укучылар Казан үзәгендә урнашкан “Моң” сәхнәсендә вакытта кичергән бәхетле мизгелләре, аларның үз эшләренә җаваплы каравы, борчылулары, каушаулары залда утырган һәр тамашачының күңелендә аваздашлык тапты. Проектның киләчәге алга таба да якты булсын иде.

Раил Садретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021