Бәхетле яшьлектән – мәңгелек яшьлеккә
Яшьрәк чакта Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Венера Шәрипова һ.б. җырчыларның опера арияләрен башкаруын яратмыйча радионы сүндере куя торган булган кыз опера сәнгатендә шундый зур югарылыкка...
Яшьрәк чакта Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Венера Шәрипова һ.б. җырчыларның опера арияләрен башкаруын яратмыйча радионы сүндере куя торган булган кыз опера сәнгатендә шундый зур югарылыкка ирешер дип кем уйлаган?! Танылган баянчыбыз Рифкать Гомәровның «Саз» ансамблендә җырлап йөргән вакытта В.Ганиева операда җырлармын дип хыялланмагандыр әле. Опера сәхнәсенә беренче адымнарын ул Казан музыка училищесыда ясый. Аннары – консерватория. Кайчак тарихта кызык хәлләр булгалый. Мәсәлән, үз заманында бөек җырчы Федер Шаляпинны опера театрыбыз хорына алмаулары билгеле. Венерабызны да Казан консерваториясенә кабул итү комиссиясе башта имтиханнан үткәрмәгән икән бит. Бәхетенә, коридордан боегып үтеп барган кызны ректор Нәҗип Җиһанов күреп ала. Хәлләрен сораша. Һәм комиссиянең карарын юкка чыгарып кызны укырга кабул итә. Хәер, үҗәт кыз барыбер үзенең максатына ирешми калмас иде.
Дәвамы бар
Cәхнә журналы 2015 ел, март
Миләүшә Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк