Логотип
Сәнгать

Моңнарымны сезгә тапшырам...

бетермәгәнмендер, тик аның кебек зур сәхнәләргә чыгып җырлыйсым килү теләге күңелемнең иң ерак төпкелләрендә әле дә саклана. Бу язмамны Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ханым һәм аның белән озак...

бетермәгәнмендер, тик аның кебек зур сәхнәләргә чыгып җырлыйсым килү теләге күңелемнең иң ерак төпкелләрендә әле дә саклана. Бу язмамны Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ханым һәм аның белән озак еллар бергә эшләгән нәфис сүз остасы Розалия Зәкиеваларның истәлекләренә таянып әзерләдем.

 

«Әни белән бергә үттем ул юлны...»

«Гыйзәтуллинаның берсен

Кояшка тиң күргән Тукай.

Кояш булгач ай да кирәк,

Кайда ул ай?

Ул Вафирә син бугай!» – дип яза күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин. Татар җыр сәнгатенең йөзек кашы Вафирә Гыйззәтулинага исән булса, шушы көннәрдә 70 яшь тулган булыр иде. Кемнән генә сорама: «Ул – чын йолдыз, Ходайдан бирелгән талант иясе!» – дип искә алалар аның турыда.

Кечкенәдән авыл сәхнәсендә җырлап үскән кыз, 14 яшьләрендә Алабуга шәһәренә Культура-агарту училищесына укырга керү нияте белән чыгып китә. 4 еллык укуын 3 елда тәмамлап, Казанга музыка училищесына юл тота. Укудан соң идән юып, төннәрен белем туплый. Тырышлыклары бушка китми, укуын тәмамлагач, аны Консеваториягә кабул итәләр. Бишенче курста укыган чагында группадашы баянчы Рәшит Мостафин белән Воронеж шәһәрендә Бөтенсоюз халык җырлары һәм уен кораллары бәйгесендә катнашып лауреат исемен алып кайталар. «Шатлыктан нишләргә дә белмәдек, безне анда шулкадәр зурладылар, мактадылар. Ә без ышандык. Казанга телеграмма бирдек: «Урра, мы лауреаты!» Җиңүебез шатлык китерер, чәчәкләр белән каршы алырлар, дип уйлаган идек. Бездәме соң...»– дип искә ала бу турыда үзе Рәшит әфәнде еллар узгач.

1974-1975нче елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында эшли. Әмма бары үз халкына хезмәт итү теләге аны филармониягә китерә. «Татарстанда без аяк басмаган, авыл калмагандыр. Әни белән бергә мин дә ияреп йөрдем. Эшсез утырмадым билгеле, билетлар саттым. Ул чакларда җәен халык төн уртасына кадәр басуда. Концертлар да төнге уникеләрдә генә башлана. Шуңа да карамастан халык шулкадәр күп килә, төнге икеләргә кадәр рәхәтләнеп бәйрәм ясый идек. Ә кыш көннәрендә кар-бураннарга, салкын клубларына кармый концертлар бирдек, ут булмаган чакларда да кире кайтып китмәдек. Татарстан гына түгел, Карпаттан Камчаткага кадәр сузылган иде аның гастроль юллары. Ә чит илләргә ул чакта белмим кайсы гына татар артисты йөри алды икән. 80 елларда миңа 11 яшьләр тирәсендә, А.Пугачева, Л.Зыкина, В.Толкунова, В.Тихонов кебек илнең танылган җырчы һәм язучылары белән бер поездда Эстониягә РСФСРның әдәбият һәм сәнгать көннәренә бардык. Татарстаннан – Нәҗип Җиһанов һәм Вафирә Гыйззәтуллина. Алар белән бер кунакханәдә торып, бер өстәл артында утырып ашаган мизгелләрне һич онытасым юк. Шулай ук әнинең Ринат Ибрагимов белән Кубаның Гавана шәһәренә фестивальгә баруларын да хәтерлим. Безнең илдән бер үзе 40-50 градуслык эсседә кара тәнле хатын-кызлар арасында бии-бии чыгыш ясап лауреат исемен алып кайтты ул. Германия, Австрия, Америка илләрендә йөреп, андагы юлдашларына татарча җырлар өйрәтеп, чит ил тамашачысын да моңнары белән әсир итте. Кайчак, авылларда әбиләр: «Кызым, син җырлап кына йөрисеңме соң?» – дип сорый. Бу эшнең авырлыгын аңламыйлар. Әни шулай итеп, классик тавышы белән, гади халык арасында да мәхәббәт казанды,» – дип искә ала Камилә ханым. Ул үзе дә матур җырлый. Гүя әнисе челтерәп аккан моң чишмәсен кызына мирас итеп калдырган. Әмма никтер сәхнәдә балкырга теләми. Бу юлны әнисе белән бергә үтеп, ачысын да, төчесен дә күп татыганга, башка юнәлешне сайлый. Камилә ханым бүгенге көндә Казан шәһәре Вахитов районының 5нче лицее каршындагы 26нчы музыка мәктәбендә хор һәм вокал дәресләрен алып бара. Күптән түгел бу мәктәпкә Вафирә Гыйззәтуллина исеме бирелгән. Биредә җырчының музее да эшләп килә. Ел саен көз айларында Вафирә Гыйззәтулина истәлегенә багышланган республика күләмендәге ачык балалар һәм олылар иҗаты бәйгесе үтә. Биредә теләгән һәркем катнашып, үз мөмкинлекләрен сыный ала. Тик менә әле һаман да үзләре яшәгән йортта җырчы исеменә мемориаль такта ачу теләгенә ирешә алмаганнар. Бу йортта яшәүчеләр барысы да шуны көтә. Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев элмә такталары янында Вафирә исеме дә уелырга тиеш, диләр. Әмма җырчының бакыйлыкка күчүенә 10 ел үтсә дә бу сорау һаман ачык кала бирә. Шөкер, быел филармония концертлар залында җырчының туган көненә багышлап Хәйрия концерты оештыру бәхетенә ирештеләр. Әмма аның да чыгымнары бары тик Камилә ханым өстендә бит. Шунысы сөенечле, Вафирә ханымның туган ягында бу нисбәттән тагын бер искә алу кичәсе дә үтәчәк. Ә җырчы туып үскән Камай авылында күптән түгел яңа мәдәният йорты ачылган. Шушы көннәрдә аңа да Вафирә Гыйззәтуллина исеме бирелергә тиеш.

Дәвамы бар

Фәния Лотфуллина

«Сәхнә» журналы 2016 ел, февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк