30 килога кадәр ябыккан МакSим яңадан йөрергә өйрәнәчәк
Русия поп-җырчысы МакSим ясалма комадан чыкканнан соң яңадан йөрергә өйрәнәчәк. Бу хакта Baza үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Русия поп-җырчысы МакSим ясалма комадан чыкканнан соң яңадан йөрергә өйрәнәчәк. Бу хакта Baza үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Басма коточкыч ябыккан җырчының чак-чак баскычтан төшүен сурәтләгән видеоны тараткан. Әлеге вакытта МакSимның гәүдә авырлыгы чак кына 30 килодан артык, дип белдерәләр. Шулкадәр нык ябыкканга күрә җырчы көч-хәл белән аякларын йөртә. Аңа табиб-куратор Денис Павлов ярдәмләшә.
«Табиблар күрсәтмәләре буенча аңа әлегә физик нагрузкалардан тыелырга киңәш ителә, җырларга ярамый. Тернәкләнү күпегә сузылачагын фаразлау мумкин түгел», – диләр МакSимның вәкилләре.
МакSимны 16 июньдә дәваханәгә салганнар иде. Өч көннән аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдылар. 11 июньдә үк ул үзен начар хис итүен социаль челтәрләрдә хәбәр иткән иде. Җырчыга коронавируска берничә тест ясасалар да, алар барысы да кире нәтиҗә күрсәткән. Хәле начарайганга күрә поп-йолдызны ясалма комага керткәннәр.
3 августта җырчының вәкиле МакSимның аңында булуын һәм акрынлап савыгуын хәбәр итте. 9 көннән аны дәваханәдән чыгардылар.
Чыганак: Өмет
Автор: Әлфия Шакирҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк