Бари Алибасов икенче тапкыр әти булырга җыена
«На-На» группасы продюсеры 73 яшьлек Бари Алибасов икенче тапкыр әти булачак.
«На-На» группасы продюсеры 73 яшьлек Бари Алибасов икенче тапкыр әти булачак, дип хәбәр итә «Комсомольская правда». Аның яшь сөяркәсе Виктория үзенең Алибасовтан бала көтүен әйткән. Вика Алибасов белән бер йортта яши, аңа ашарга әзерли, массаж ясый. Алибасов мондый хатынга рәхәтләнеп өйләнер идем дип шаярткан булган. Хәзер аның Шукшина белән аерылышырга сәбәбе бар.
«Мин яратам! Тиздән безнең балабыз була! 73 яшьтә 17дәгедән дә көчлерәк яратып булганын белми идем. Вика, рәхмәт!» – дип язган социаль челтәрдә Бари Алибасов.
Аның яңа адвокаты Александр Бенхин бала көтүләре фактын раслаган. Шукшина белән аерылышкач, Бариның сөяркәсенә өйләнәчәген дә әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк