Галкин белән Пугачёва аерылыша?
Алла Пугачева белән Максим Галкин аерылышырга җыена икән, дигән «имеш-мимеш» таралгач, барысы да шунда ук гайбәтне рәсми рәвештә кире кагу турындагы хәбәрне көтә башлады. Алла Борисовна үзенә генә хас сүз байлыгы белән журналистларның фантазиясен «мактар» дип уйлады күпләр.
Алла Пугачева белән Максим Галкин аерылышырга җыена икән, дигән «имеш-мимеш» таралгач, барысы да шунда ук гайбәтне рәсми рәвештә кире кагу турындагы хәбәрне көтә башлады. Алла Борисовна үзенә генә хас сүз байлыгы белән журналистларның фантазиясен «мактар» дип уйлады күпләр.
Әмма ни гаҗәп, Примадонна тарафыннан матбугатта барлыкка килгән сүзләргә карата комментарий булмады. Максим Галкин да «авызына су капкан». «Аерылышу турындагы сүзләрне инкяр итәргә җыенасызмы?» дип турыдан-туры сорагач та, юморист: «Башка эшем юк шул минем» – дип кенә куйган.
Йолдызлы гаиләнең фанатлары ни уйларга да белми… Әллә аерылышу турындагы сүзләр чын һәм шуңа күрә Алла Борисовна эндәшми. Әллә ул мондый гайбәтләргә җавап биреп утыруны түбәнлеккә саный.
Ничек кенә булмасын, якын араларда бу хәлгә ачыклык кертелми калмас. Ни генә дисәң дә, әлеге гаиләнең хасил булуын, балаларының тууын, үсүен бөтен ил белән күзәтергә күнектек бит. Күршедә яшәүчеләр турында ул кадәр белмибез...
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк