Логотип
Тарих

Йөрәгеңне сал син учларыма...

  Тик... «Килдем, күрдем, җиндем» дигән шикелле, болар бик җиңел кавышкан кебек тоелмыймы сезгә? Кайда ул ялыну-ялындырулар, үпкәләшү-килешүләр, көнләшү-көнләштерүләр, сагынулар-сагышлар һәм, ниhая...

 

Тик... «Килдем, күрдем, җиндем» дигән шикелле, болар бик җиңел кавышкан кебек тоелмыймы сезгә? Кайда ул ялыну-ялындырулар, үпкәләшү-килешүләр, көнләшү-көнләштерүләр, сагынулар-сагышлар һәм, ниhаять, күз яшьләре! Аларсыз гына булмый бит ул чын мәхәббәт! Шикләнмәгез, чын икән, чын! Булган, боларда да булган... Бераз гына ялындырырга теләгән Зәйнәпнең үз артыннан чапкан егетләргә елмайгалаулары дисеңме, Зөфәрнең моңа җавап итеп кызны көнләштерергә маташулары дисеңме, инде «уенга иптәш кызлар да кушылып киткәч, детектив алымнары да эшкә җигелгәч, «уймак» чыкканчы дип кабат килешүләр дисеңме... Янулар-көюләр дә, сагынулар да булган. Булган...

Зәйнәп:

− Бервакыт авылдан кайтып   керсәм, өстәл уртасында чәчәкләр. Аңладым инде кемнән икәнен. Куандым шундый. Әмма ишек бикле, тәрәзә бикле...

Зөфәр:

− Җәһәннәмнән, Татарстанның теге читеннән очып кайттым, төзү отрядында эшләгән җирдән. Бер күрергә дип инде. Кайтсам, юк бу тулай торакта. Авылга кайтып киткән. Ишекләре пыялалы иде. Ипләп кенә пыяласын алып, чәчәкләрне суга утырткач, пыяланы киредән куеп, киттем инде күрешмичә.

Зәйнәп:

− Зөфәр, бәлки, бер күрүдә гашыйк булгандыр, ә мин үзем аңа чынчынлап икенче елны гына игътибар иттем. Безне колхозга бәрәңге алырга җибәргәннәр иде. Ул шундый көчле, йөгереп кенә эшли, булыша, үзе шаян. Юлда сөйләшеп кайта идек. Аннары мин Зөфәр йөри торган «Иделкәем» ансамблена килеп эләктем. Бергә концертлар куеп йөрдек.

− Студент кешегә әҗере дә булгандыр инде ул концертларның?

Зөфәр:

− Күп булмаса да, бар иде. Аннары без гел үз көнебезне үзебез күрергә

тырыштык. Әтиләрдән сорап булмый бит гел. Өйләнешкәч, аерым бүлмә эләктереп калдым. Шунда тордык.

Зәйнәп:

− Укып бетергәч, мин тулай торакка тәрбияче булып урнаштым. Зөфәр −урам себерүче. Бер чорда идән дә юдык әле.

Зөфәр:

− Идән дә юдык, урам да җыештырдык. Торырга урыны да кирәк бит.

− Сез елның кайсы фасылында өйләнештегез, ак майларда түгелме?

Зөфәр:

− Ак карларда өйләнештек без. Безнең авылда, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында туй ясадык. Мин бит төпчек малай. Төп йортка кайтасы идем. Башкачарак килеп чыкты.

− Авылга «кайтып төшкәнбез» икән, шунда бераз тукталып алыйк әле. Гаиләләрегез белән танышыйк.

Зөфәр:

− Мин үземне бик әйбәт гаиләдә үстем дип уйлыйм. Әти, әни, иң олы бала − апабыз, шуннан соң дүрт ма-лай. Бер абыем бала вакытта үлеп киткән. Әнидә кырыслык та бар иде, шундый булмасаң, түзәрсең ул малайларга. Мине әнинең үзенә охшаган диләр. Оптимист булуымны да.

Зәйнәп:

− Алар гаиләдә шулкадар дус, тату. Эшләре дә тиз эшләнә, бәйрәмнәре дә бергә. Әти дә дөнья бәясе кеше иде безнең. Зөфәрнең әтисен әйтәм. Шундый олпат кеше иде. Аны бөтен кеше хөрмәт итә иде. Хатын-кызга, хатынга хөрмәт Зөфәргә гаиләдә сеңгәндер дип беләм.

Минем үземнең әти дә, әни дә исән-саулар, Аллага шөкер. (Редакциядән: Мәрҗәнә апа белән Фазлытдин абый бу дөньяда юк инде). Ике абыем бар. Әти бер, әни башка безнең. Олы абый читтә иде инде без үскәндә. Кече абыем белән бергә үстек. Ул минем бик тә, бик тә кадерле кешем иде бу дөнья йөзләрендә.

Дәвамы бар

Фирая Бәдретдин

«Сәхнә» журналы 2014 ел, июль, август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк