Якты бер моң булып
Танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың танылган гармунчы Рөстәм Вәлиевкә багышлап язылган бу юллары якты сагышны тагын да тирәнәйтә төсле. Әле кичә генә ул бер үзе бар сәхнәне тутырып, бар дөньясын оны...
Танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың танылган гармунчы Рөстәм Вәлиевкә багышлап язылган бу юллары якты сагышны тагын да тирәнәйтә төсле. Әле кичә генә ул бер үзе бар сәхнәне тутырып, бар дөньясын онытып моңлана, үзе белән бергә тамашачыны да җыр-моң дәрьясына алып кереп китә иде. Бүген инде аның көйләре аудио һәм видеоязмаларда гына саклана. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, атаклы гармунчы Рөстәм Вәлиевкә исән булса быел 55 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында аны искә алу кичәсе булып үтте. Концертны Рөстәм Вәлиевнең гаиләсе оештырган. Ул кичәдә Рөстәм абыйны күпләр оста баянчы гына түгел, көйләр авторы буларак та хәтерләрендә яңартты. Әлфис Кыямов башкаруындагы “Кил син” җырына биегән парларны, Асаф Вәлиев башкаруындагы “Агымсу”, Рәфинә Ганиуллинаның “Су буенда тал бөгелә”, “Чит ярларны сөймә” җырларын тамашачы яратып кабул итте. Сәхнә читендәге өстәлдә Р.Вәлиевнең уен кораллары тезеп куелган иде. Чыгыш ясарга килгән гармунчылар аларны алып-алып уйнап та күрсәттеләр.
Кичәнең онытылмас мизгелләре белән биредә таныша аласыз: http://sahne.ru/all-media/foto/item/1257-r-st-m-v-lievne-isk-alu-kich-senn-n-fotoreportazh
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казаныш» форумы Камал театрының яңа бинасында
-
Ринат Таҗетдиновның хәләл җефете вафат
-
Айгөл Зәйнуллина никах укыткан!
-
Бушлай сишәмбе! Барыгыз да музейга!
-
Васильев укулары-2025
-
«Бер кешедә – биш Айдар!»
-
Тинчурин театры артистына мактаулы исем бирелде!
-
Казан театры актёры «Алтын битлек» премиясе номинанты булды!
Комментарий юк