Логотип
Театральная лавка

Аюкай куян - Ркаил Зәйдулла

Төлке. Җәмәгать! Җыелышны башлыйбыз. Соңгы арада безнең уңышлар мондый... Куян чабып керә. Куян (сулышы кабып). А... а... Керпе. Ни булды, кода? Куян. Аю килә! Төлке. Нишләп йөри ул монда? Куя...

Төлке. Җәмәгать! Җыелышны башлыйбыз. Соңгы арада безнең уңышлар мондый...

Куян чабып керә.

Куян (сулышы кабып). А... а...

Керпе. Ни булды, кода?

Куян. Аю килә!

Төлке. Нишләп йөри ул монда?

Куян. А.. .а.... ачулы!

Төлке. Иптәшләр... Мин ни... Аю патшаны каршы алырга киттем.

(Бурегә.) Бүре! Әйдә, син дә.

Куян. А...ә...

Төлке. Нәрсә инде тагын?

Куян. А-авызларын җимерәм, диде. Төлке белән бүренең...

Бүре (куркып). Н-нигә?

Төлке. Мин киттем! (Кача.)

Бүре. Мин дә! Аю патшага табын әзерлим. Куян, әйдә әле минем белән... Син кирәк булырсың. (Тот- макчы була.)

Куян (бер читкә сикереп). Әнә кер­пене ал.

Керпе. Әйе, күтәреп бар!

Бүре аягын селки дә качып китә.

Керпе. Куян кода! Без дә качыйк тизрәк. Аю патша бик кырыс.

Куян. Ерак булуың яхшы! (Кача­лар.)

Аксаклап аю керә. Аның аягына чыра кадалган. Утырып, чыраны ал- макчы була, тик кулы җитми. Ыңгы­раша.

Аю. Ы-ы-ы... Бүре! Төлке! Кая олак­тыгыз?

Шуышып куян керә.

Куян. М-мин монда...

Аю. Күрмим. Кем син?

Куян. К- ку. .ян...

Аю. Кем булсаң да, кил. Табаным­нан чыраны тартып ал!

Куян, сак кына килеп, чыраны ала.

Куян (чыраны аюга сузып). М-менә...

Аю. У-фф... (чыраны атып бәрә.) Нигә ул миңа? Урманны сатканнар, чырасы миңа калган. Кайда бүре? Кайда төлке?

Куян. Качтылар.

Аю. Ә син кем?

Куян. К-ку...ян...

Аю. Куян? Якынрак кил.

Куян. К-ку-р-кам...

Аю. Курыкма! Моннан соң бер­кемнән дә курыкма. Син мине чыра­дан коткардың. Нинди бүләк сорый­сың? Мидәл биримме? (Куенын акта­рып.) Юк икән. Өләшеп бетергәнмен бүре белән төлкегә. Әйдә, мин сине шушы урманга хуҗа итәм.

Куян. Монда бит урман калмады...

Аю. Сиңа җитәр әле. (Уйланып.) Тик...

Куян. Тик?

Аю. Тик син куян гына бит! Куян да булдымы хуҗа?!

Куян. Әйе шул...

Аю (башына сугып). Ну баш та мин­дә! Моннан соң син куян түгел, аю буласың!

Куян (гаҗәпләнеп). Аю?

Аю. Юк, булмый икән... Аю ур­манда бер генә булырга тиеш. Закун шундый. Әйдә, син аюкай бул! Аюкай куян! Шәпме?

Куян. Әллә тагын... Начар түгел.

Аю (тантаналы). Моннан соң син шушы чыралык урманның аюкае бу­ласың. Мин әйттем!

Керпе керә.

Керпе. Мин ишеттем! Рәхмәт, аю падиша. (Куянга.) Котлыйм, аюкай кода.

Аю. Ишетсәң, фәрманымны тарат! Бу тирәлеккә аюкай куян хуҗа.

Куян. Тыңлыйм һәм буйсынам, аю падиша!

Аю. Бүләкләрне җибәреп тор!

Керпе. Анысын гына беләбез, аю падиша.

Аю (куянга). Минем исемгә тап тө­шермә, аюкай! (Китә.)

Бәлеш күтәргән төлке керә.

Төлке. Котлы булсын, котлы бул­сын! Менә, аюкай, бәлеш алып кил­дем. Бүген бездә бәйрәм! (Куянга суза.) Авыз ит әле тавык бәлешен. Телеңне йотарсың.

Куян. Кирәкми...

Керпе (төртеп). Аша! Юкса син нинди аюкай?

Куян ашарга мәҗбүр була.

Төлке. Башта гына уңайсыз ул, ан­нары өйрәнәсең.

Чиләк күтәргән бүре керә.

Бүре. Котлы булсын, котлы булсын! Аюкай! Ишеттем дә йөгердем. Туй итәбез хәзер. Менә бер чиләк ит, шашлык ясарбыз.

Куян. Ю-ук! Мин ит ашамыйм!

Керпе. Аша! Юкса син нинди аю­кай? Мин хәзер десертка җиләк-җи- меш алып киләм.

Куян (эчен тотып). Мин хәзер...

(Чыгып йөгерә.)

Бүре. Аюкай!

Төлке. Кадерлебез!

Керпе. Тукта, без дә синең белән! (Куян артыннан йөгерәләр.)

II

Аланда капкорсак куян утыра.

Куян (авыр сулап). Авыр, авыр аюкай булуы... (Учы белән корсагын сыйпый.)

Алма тоткан керпе керә.

Керпе. Менә, аюкай әфәнде, алма­дан авыз ит әле! Иң кызыл, татлысы...

Тырыс күтәреп төлке керә.

Төлке. Менә, кадерле аюкай, сиңа дип иң тәмле, иң эре җиләкләр җый­дым.

Бүре йөгереп керә.

Бүре белән төлке, куянны ике яктан җитәкләп, аланнан чыгып чабалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк