Һәр милләтнең булсын Нәккаше!
Каллиграф, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзрахман улы Нәккашка (Исмәгыйлевкә) 70 яшь тулды....
-
Каллиграф, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзрахман улы Нәккашка (Исмәгыйлевкә) 70 яшь тулды.
-
Нәҗип аганы олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз!
-
Зиннур Хөснияр
НӘҖИБ НӘККАШКӘ
Олуг юбилее уңаеннан
Бабалардан калган шамаилләр
Тоныкланган вакыт җиленнән.
Ходай рухы - иман көзгесе ул
Тамырланган Болгар иленнән -
күңелләргә кереп уелган да,
диварларга безнең эленгән.
Ходай сүзе диварларда безнең,
Адәм белән Һава яшьтәше.
Иманнардан дога үрә торган
Һәр милләтнең булсын Нәкькаше!
Нәкькашне дә назәкатьле иткән
Була берәр Нәҗиб Нәккаше.
Шул турыда килә бик сөйлисе,
Шушы хакта килә әйтәсе.
Баш өстендә шамаилләр тора,
Диварларда - Аятөл көрси.
Фәрештәләр аңа әйтеп тора.
Ә калганын йөрәк үзе эшли.
Дөнья бүген сыңар догасыз бит.
Яңартасы иде иманны!
Җанындагы яшерен догасын
Диварларда күрәм мин аның!..
Нәкькашне дә назәкатьле иткән
Була берәр Нәҗиб Нәккаше.
Шул турыда килә бик сөйлисе,
Шушы хакта килә әйтәсе...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк