Логотип
Театр

“Сәхнә +”: тәвәккәл таш ярган!

“Сәхнә+” мәктәбенең җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, кураторлар: Нияз Игъламов,Әлфәт Зәкирҗанов; проект авторы – Зиннур Хөснияр. Мәктәпнең төп максаты – яшь театр тәнкыйтьчеләре әзерләү. Бу мәктәпкә йө...

“Сәхнә+” мәктәбенең җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, кураторлар: Нияз Игъламов,Әлфәт Зәкирҗанов; проект авторы – Зиннур Хөснияр. Мәктәпнең төп максаты – яшь театр тәнкыйтьчеләре әзерләү. Бу мәктәпкә йөрүче шәкертләр тәнкыйть мәкаләләрен ничек язарга кирәклеге турында нәзари белем туплый, театрларның соңгы премьераларын карый, төрле спектакльләргә рецензияләр яза, бер-берсе белән фикерләрен уртаклаша һәм, иң мөһиме – танылган режиссер, драматург, артистлар белән даими рәвештә аралашып, аларның киңәшләрен алып торалар.

 

 

Шушы айда гына да шәкертләрнең хәтерендә озакка калырлык ике фәһемле очрашу булып узды. 11 ноябрь көнне уздырылган чираттагы утырышта студентлар  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Алтын битлек” театраль премиясе номинанты, артист, педагог Фәрит Бикчәнтәев белән очраштылар. Моннан тыш, кичәне оештыручылар арасында “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр һәм университетның филология фәннәре докторы Әлфәт Зәкирҗанов та бар иде.

Булачак тәнкыйтьчеләр режиссерга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Нигездә, бүгенге көн яшьләрен татар театрының киләчәге, актер һәм режиссер эше, алар арасындагы мөнәсәбәтләр, сәхнә һәм сәхнә арты тормышы, спектакльләрнең аерым бер бәхәсле моментлары кебек киң масштаблы сораулар кызыксындырды. Фәрит Бикчәнтәев аларның барысына да тәфсилле итеп җавап бирде, студентларны театрны хөрмәт итәргә өндәде. Бары тик шул чакта гына театр өчен файдалы һәм нәтиҗәле эшләр башкара алу мөмкинлеге хакында әйтте. Камал театрының баш режиссеры үзенең ачыклыгы, гадилеге белән аерылып тора. Очрашу вакытында бер студентның соравы буенча ул хәтта үзенең репетицияләренә дә килергә рөхсәт бирде.

 

 

Киләсе очрашу 19 ноябрь көнне үтте. Театровед, тәнкыйтьче, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов белән сөйләшүгә җыелган аудиторияның диапазоны шактый киң иде: студентлардан кала очрашуга әдәби тәнкыйть белгечлеге буенча белем алучы магистрлар, университет мөгәллимнәредә килгән иде. Нияз Игъламов тәнкыйть мәсьәләләренә аерым тукталып үтте, тәнкыйтьче булу өчен ниләр эшләргә, нинди хезмәтләр белән танышырга кирәк икәнлеге турында сөйләде. Бүгенге көн тәнкыйть торышы, театр сәнгате хакында да фикер алышу булды. Очрашудан соң һәр шәкерт үзе өчен күбрәк белемнәр тупларга һәм кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген билгеләгәндер. Чөнки тәнкыйть сүзен әйтүче үзе, беренче чиратта, төрле өлкәләрдәге яңалыклардан хәбәрдар кеше булырга тиеш.

 

 

Шәкертләр очрашулардан бик канәгать калды. Киләчәктә алар үзләренең эшчәнлегендә дә Фәрит Бикчәнтәев һәм Нияз Игъламов биргән киңәшләрне һичшиксез файдаланырлар. Ә “Сәхнә+” яшь театр тәнкыйтьчеләре мәктәбенең эшчәнлеге дәвам итә. Бүген һәм иртәгә генә булмаса да, якын киләчәктә бу мәктәпкә йөрүчеләр арасыннан менә дигән тәнкыйтьчеләр чыгар! Һәр хәлдә алар шушы юнәлештә эшлиләр, белем туплыйлар, каләмнәрен чарлыйлар. Аларга уңышлар теләп калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк