Логотип
Театр

Театр - гомер көзгесе

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры халкыбызның мәдәни тормышында гаять мөһим урын алып тора. 1933 елда К.Тинчурин тырышлыгы белән ачылган театр үткән дәвердә татар халкыны...

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры халкыбызның мәдәни тормышында гаять мөһим урын алып тора. 1933 елда К.Тинчурин тырышлыгы белән ачылган театр үткән дәвердә татар халкының рухи иҗтыяҗына йөз тотып иҗат итә. Күчмә театр буларак, республикадагы һәм татарлар яшәгән күпсанлы төбәкләрдә яшәүче халыкка театр утын илтә. Ул бүген дә киләчәккә өмет белән карый, матур планнар белән яши. Олы юбилей уңаеннан әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов театр директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов белән очрашып сөйләште.

Фәнис әфәнде, һәр татар кешесенә яхшы таныш Тинчурин театрының башлангычына бәйле тарих сәхифәләрен яңартыйк әле.

– Тарих безне 1930 елларга алып китә. Ул чорда әдәбият һәм сәнгать халыкка якын булырга омтыла, шуңа да пьесалар еш кына теге яисә бу вакыйга уңае белән языла. Без моны Тинчурин иҗатында да күрәбез. Мисал өчен, драматургның «Кандыр буе» пьесасында Арча төбәгенең Казанбаш авылында төзелгән су тегермәне белән бәйле күренешләр урын ала. Ул елларда театрда олы шәхесләр хезмәт итә. Алар бер театрга гына сыймаган, халыкка якын булу теләге дә булган. Халыкның шул чор тормышын үзенә уйнап күрсәтү аша җитди проблемаларны хәл итү юлларын эзләгәннәр. Безнең театр гаять катлаулы, каршылыклы, фаҗигале һәм дә ашкынулы дәвердә барлыкка килә. Озак еллар дәвамында Күчмә театр буларак республика халкына хезмәт күрсәтә.

 Сез театрның башлангычында торган Кәрим Тинчурин исемен йөртәсез. Бу сезнең өчен горурлыкмы, җаваплылыкмы…

– Тинчурин исемен йөртү, беренче чиратта, зур җаваплылык. Үз чорының атаклы драматургы тамашачының күңел халәтен, теләген яхшы белеп яза, шуңа да аның әсәрләре халыкчан җрухы, заманчалыгы һәм яшәеш кыйммәтләре турында уйландыруы белән көчле. Без бүген дә Тинчуринның иҗат рухына тугры калып, аның традицияләренә йөз тотып эшләргә тиешбез. Театрның аның исемен йөртүе, репертуарда әсәрләре булу дигән сүз генә түгел, олы әдипнең туган халкына хезмәт итүен, әдәбият-сәнгатькә булган караш-мөнәсәбәтен, гуманист буларак теләк-омтылышын дәвам итү, шуларда тамашачыны тәрбияләү һәм аның идеалларын алдагы буыннарга җиткерү дә ул.

 Театр оешуның 85 еллыгын нинди нәтиҗәләр һәм планнар белән каршы аласыз?

– Без әлеге юбилейга әзерлекне күптән башладык. Бер ел элек театрыбыз бинасында Тинчурин бюсты барлыкка килде. Драматургның туган ягына кайтып, спектакльләр күрсәттек. Әлеге чаралардан соң, ул төбәктә Халык театры ачылды, Тинчурин пьесаларын алар да тамашачыга күрсәтте. Бу Тинчурин рухы, аның традицияләре яши дигән сүз. Үткән ел К.Тинчурин исемендәге парк ачылды. Максатыбыз  әлеге паркта да драматургның һәйкәлен урнаштыру. Халык аның исемен онытмасын, һәйкәлен күреп белсен, әсәрләрен өйрәнсен. Паркта сәхнә эшләтү теләге дә бар. Гомумән, Тинчурин паркында әдәби-сәнгати чаралар даими булып, җәмәгатьчелекне мәдәнияткә тартып торсын иде дигән теләктә мин.

– Тукайның «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән сүзләре яхшы билгеле. Бүгенге көндә ТЕАТР дигән үзгә бер дөнья, төшенчәнең миссиясе нидән гыйбарәт?

 Театр  бөтен халыкның үзәген саклый торган урын. Театрда халыкның теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте сакланып килә. Ул гомер көзгесе кебек, барасын да чагылдырып, киләчәккә юл да күрсәтә.

 Бүген татар театрларына карата тәнкыйть сүзе дә ишетелә. Сез моңа ничек карыйсыз?

Тамашачы күптөрле булып, барысының да теләген канәгатьләндерү, күрәсең, мөмкин түгел. Гәрчә без шуңа омтылабыз. Шуңа да бер чара, бер спектакль белән генә аның карашын үзгәртеп тә булмыйдыр. Без тамашачыдан бер-ике адым алда барырга тиеш. Шул вакытта гына театр үзенең төп миссиясен  халыкка хезмәт итү вазыйфасын үти ала дип саныйм.

Язманың дәвамын ноябрь саныннан укыгыз.

«Сәхнә» №11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк