ЖУРНАЛДА УКЫГЫЗ
-
Сөюдә ялгышасы килми
Зәринә Хәсәншина татар эстрадасында салмак танылып килүче җырчы кызларның берсе. Әйе, аның таныласы килә һәм ул бу максатына әле дә тугры булып кала. Без аның белән нәкъ менә хәзер күрешеп сөйләшергә булдык. Бер танылып, шактый популяр җырчы булгач, искә төшереп утырырбыз… -
Ильяс Шәрипов: «Музыка, беренче чиратта – күңел теләге»
Ильяс Шәрипов, баянчы, Халыкара конкурслар лауреаты белән әңгәмә. -
Бер юнәлештә генә эшлисем килми
Татар эстрадасында чынлап торып матур тавышлы артистлар күп түгел. Ә Илгизнең тавыш мөмкинлекләре бик зур, бүгенге көндә аның татар эстрадасына аяк атлаган мәле. Илгиз дигәнем Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган гаять талантлы җырчы – Илгиз Мөхетдинов. -
Һәрбер рольнең җитешсезлеген табам
Артист халкы иң беренче чиратта талантлы булырга тиеш, ә тышкы матурлык икенче планда. Ләкин Камал театры артисткасы Алсу Каюмова-Вәҗиевада бар нәрсә дә гармониядә, талант, тышкы кыяфәт, нәфислек дисеңме. Өстәвенә яхшы хатын, өч баласына йомшак әни дә әле. Без журналыбыз битләрендә аның да серләрен ачарга тырыштык. -
Айгөл иле
Борынгы түгел, хәзерге заманда Идел белән Чулман ярлары буенда урнашкан гаҗәеп ак шәһәрдә Айгөл исемле гүзәл зат яши. Ул беркемгә дә охшамаган икән. Аның күзләре галәм йолдызыдай серле, битләре ай нурыдай ак, керфекләре күбәләк канатыдай нәфис, ә чәчләре кояшның үзе кебек алтын төсендә ди… -
«Иң зур казанышың – ул синең гаиләңдер»
Музыкант, җырчы Илнур Коләхмәтов белән әңгәмә. -
«Хыялымны чынга ашырыр өчен Казан Театр училищесына укырга кердем»
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Эдуард Никитин белән әңгәмә. -
Тормышта да Хуҗа Насретдин
Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның тууына 80 ел тулган көннәрдә артистның чордашлары һәм сөекле кызы белән матур хатирәләр дөньясына чумдык. -
Шәхси тормышны иҗатка алыштырдым
Татар эстрадасының яшь җырчысы Лэйна белән әңгәмә. -
Бәхеткә омтылып яшик
Ясмин... Менә шундый күркәм, серле сәхнә исеменә ия җырчы Светлана Минеева Зәй якларында туып-үскән. Мәктәптә укыганда тарих фәнен бик яратканлыктан, ул вакытта археолог булу турында хыялланган. -
Үзебезнең Рифат!
Сезнең сәхнәдә ни күрәсегез килә? Матурлык? Ә ни ишетәсегез килә? Мәгънәле җырлар, моң? Бүген боларның берсе бар, икенчесен ничә тамашага йөреп тә таба алмый интегәсең. Коеп куйган чибәрлеге дә бар, ләкин нидер житми... жырлары артык тәэсир итми, тавышы да чамалы инде, әллә ни сөйләр сүзе, фикере дә юк дисең. Кыскасы, күңелгә хуш килеп, бөтен барлыгыңны оныттырып, рухны ял иттереп, үзенә генә каратып торучысы бик сирәк… -
Йокысызлык
2020 нче елның 16 декабрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шагыйрә Луиза Янсуар һәм режиссёр Резеда Гарипова тарафыннан иҗат ителгән «Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен тәкъдим итте. -
Ничек барлыкка килгән яки татар эстрадасындагы шау-шулар
2020 елгы татар шоу-бизнесы нинди булып истә калыр икән? Бу ел бөтен дөньяга таралган коронавирус зәхмәте белән генә түгел, эстрададагы кызыклы хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар белән дә истә калыр. Аллаһка тапшырып, шуларны барлауга күчик. -
«Чаллы театрның киләчәге зур булачагына ышанам»
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров белән әңгәмә. -
Хушлашу сүзе
Татар мәдәнияте зур югалту кичерде: арабыздан талантлы артист, олпат ир һәм кече күңелле ата, Аллаһ сүзе белән яшәүче ярдәмчел инсан Айдар Хафизов китеп барды.