10 көн – куркыныч төш кебек...
Көн саен коронавирус белән авырган артист билгеле була. Кичә Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева да коронавирус йоктырганын инстаграм битендә хәбәр итте.
Көн саен коронавирус белән авырган артист билгеле була. Кичә Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева да коронавирус йоктырганын инстаграм битендә хәбәр итте.
«Дәшми кала алмам дип уйладым. 10 көн – куркыныч төш кебек... Бу бик мәкерле авыру – организмга бик нык тәэсир итә. Бу хакта барыгызны да кисәтәсем килә, бәлки кайсыгызга да булса файдасы тияр.
Мин дә башта бу хәлләрне уйдырма гына дип кабул итә идем. Алай түгел икән! Мин бик сирәк авырыйм, 3 көнләп ятам да, витаминнар эчеп, янә аякка басам. Ә монда... Бу бик җитди. Дөрес итеп дәваланырга кирәк. Аптекаларда булмаган даруларны да табарга була. Курыкмагыз, иң мөһиме, өметсезлеккә, паникага бирелмәгез», – дип яза артистка.
Зөлфия Вәлиевага исәнлек-саулык телибез! Тиз арада аякка басып, янә тамашачыларны сөендерергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарийлар
0
0
Золфия исэн сау булыгыз! Тизерэк терелегез! Мин сезне бик яратам???
0
0