Логотип
Хәбәрләр

“Үз асылыңны бер югалткач, ничек кире табарга?”. Минзәлә театрында “Сәхи(я)” спектакле премьерасы узды.

Режиссёр буларак үз исемен “Кеше китә, җыры кала”, “Ай булмаса, йолдыз бар” телесериаллары аша таныткан Александр Далматов бу юлы Минзәлә театрында спектакль куйды. Күренекле татар язучысы Фәнис Яруллинның “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра” повестенә инсценировка ясап (инсценировка авторы Алсу Хәбибуллина), Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының 90 нчы сезон ахырында “Сәхи(я)” спектаклен киң катлам тамашачыга, тәкъдим итте. Мәкаләне «Сәхнә» журналының август санында да укыгыз.

Спектакль олыгайган Сәхи-Сәхиянең күп еллар элек ташлап чыгып киткән авылына кире кайтудан башланып китә. Үз авылына әйләнеп кайтканчы ул нинди юл үткән? Гомумән, туган авылыннан чыгып китеп, читтә бәхет эзләргә нәрсә мәҗбүр иткән? Читкә китеп бәхет табып буламы? Спектакль шушы сорауларга җавап эзләргә һәм, бәлки, хәтта җавап табарга мөмкинлек бирә.

 

Фәнис Яруллин Сәхияне рәхимсез рәвештә уттан алып, суга сала. Көчле рухлы, нык беләкле, сынауларга бирешмәс, санап бетергесез авырлыклар күрсә дә эчендәге баланы, җылылыкны, кешелеккә карата ярату һәм ышанычны югалтмас Сәхия-Сәхи тормышы 2 сәгатьтән артык баручы спектакльгә сыешып беткән. Яшьли әнисез, аннан әтисез дә калу. Малайлар белән сугышып үсеп, үзен һәм апасын якларга өйрәнү. Егет тарафыннан алданып авылдан чыгып киткән апасы Сәкинәгә рәнҗү. Сәхиядән Сәхигә әйләнеп, күлмәкне чалбарга алыштырып ирдәүкәгә әйләнгән кызның күңелендә беренче мәхәббәт чаткылары кабыну һәм озак та үтми сүнү. “Кара сакалы килә сөйрәлеп” дигәндәй, инде читкә киткәч тә бәхет тапмау. Олыгайган көнендә бар булган горурлыгын бер учка җыеп, апасы Сәкинәне табу. Яшүсмер малаен ташлап киткән Сәкинәнең үзгәрмисен аңлап, ул баланы үз канаты астына алып кире авылга кайту... Кечкенә, көчсез кыз баладан үзенә генә түгел, башкаларга да терәк булырдай шәхескә әверелә Сәхия. Менә шул вакыйгаларны бәян итә безгә автор.

 

Соңгы елларда иҗади тандем булдырган режиссёр Александр Далматов һәм сценарист Алсу Хәбибуллинаның Фәнис ага повестенә зур хөрмәт белән кагылулары сизелеп тора. Спектакльдә Фәнис Яруллин теле сакланган. Менә шул матур телне Минзәлә театры артистлары бигрәк тә тәмле итеп, үзләренә генә хас төсмерләр белән баетып тамашачыга җиткерә. Ә Фәнис аганың повестьтәге “фишкалары” спектакльдә бик уңышлы урын алган. Шуларның берсе “Өф-өф” Насыйбуллин. Бу геройны гәүдәләндергән Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин сөйләшә башлагач та, бер мәлгә югалып каласың. Ник дигәндә, көндәлек тормышта яки башка спектакльләрдә чиста, үрнәк сөйләме белән җәлеп иткән Хафиз ага монда "өф-өф"кә әйләнгән дә калган. Әйтерсең лә, ул гомере буе шулай сөйләшкән. Ә Зәйнәп әбине уйнаган Татарстанның халык артисты Рәмзия Муллинаның фикерләрен үз әбиең, дәү әниең тарафыннан әйтелгән сыман кабул итәсең. Зәйнәп әби образы спектакльдә намус авазы, акыл, тәҗрибә, зирәклек чагылышы булып тора. Минзәлә театрының ветераны, үтә дә табигый уены белән тамашачы күңелен яулаган Татарстанның халык артисты Венера Нигьмәтуллинаның икенче бүлектә чыгуы да Минзәлә театры тамашачысына матур бер бүләк төсле кабул ителә. “Сәхи(я)”дә артистлар составы күпчелек яшьләрдән торса да, спектакльнең алтын баганалары – менә шушы өлкән артистлар. “Кара, яшьләргә нинди шәп үрнәк! Инде укуны тәмамлап профессиональ артист булып киткән яшьләр өчен яңа, өстәмә мәктәп бит бу!” – дип тагын бер кат сокланып, сөенеп карадым.

 

Сәхия-Сәхи ролен ике актрисага тапшырганнар. Яшьрәк чагын театрга әле 2021 елда гына кабул итеп алынган Миләүшә Шәяхмәтова уйнаса, инде олыгайган героиняны Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйретдинова гәүдәләндерә.

 

Бик иртә, артык иртә олыгаерга туры килгән Сәхияне яшь артистка Миләүшә Шәяхмәтова үтә дә сабыр, шул ук вакытта көчле рухлы, ничәмә-ничә тапкыр кайгы, ялгызлык, башкалар тарафыннан кабул ителмәүне күтәрергә туры килсә дә, кешеләргә/кешелеккә карата ышаныч һәм өмет хисен югалтмаган бер кыз бала итеп сурәтли. Миләүшә өчен бу роль – зур бүләк тә, сынау да. Һәм, әйтергә кирәк, ул бу сынауны югары дәрәҗәдә, лаеклы рәвештә үтте. Бу яшь актрисага “афәрин!” дияргә генә кала.

 

Еш кына, Казаннан читтә булган театрларда үтә дә сәләтле, башкалардан аерылып торучы артистны күргәч, “Эх, менә бит Казан театрлары нинди шәп артисттан колак каккан!”  дип уйлый башлыйсың. Шул ук вакытта, Казаннан читтәге театрлар нишләргә тиеш?”, дигән уй да баштан уза. Әйе! Кайтсыннар андый сәләтлеләр башкаладан читтә булган театрларга! Булсыннар алар шунда йолдыз! Мондагы казанда кайнап, бер-берсенең башына менә-менә, аяк чала-чала алга барганчы... 

 

Олы Сәхияне Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйретдинова инде күпне күргән, тәҗрибә туплаган, авырлыкларга сыгылмыйча үз юлын булдырган, фикерләрен үтемле итеп җиткерә алган шәхес итеп сурәтли. Апасы Сәкинәнең үсмер малае белән сөйләшүе, дөресрәге, күңеленә юл таба белүе генә дә ни тора!

 

Гади татар авылында башланып китеп, соңрак хәтта чит җирләрдә дә дәвам иткән вакыйгаларны сыгылмалы һәм күп функцияле итеп эшләнгән декорация үти. Сценография бик кызыклы эшләнгән. Еллар узуны күрсәтеп торучы бер билге – стенада Сталин, Хрущев, Брежневның портретлары алышыну. Кызыклы алым бит? Соңгы арада спектакльләрдә проекция ярдәмендә елларны язу модага кереп киткән иде, Далматов башка ысулны кулланган. Берәүләр бу спектакльне караганда үзләрен китап укыгындай тоеп утырса, икенчеләр кино караган хисләр кичереп утыра – Сашаны күбебез кинорежиссёр буларак белә. Спектакльгә дә ул кино элементлары керткән. Вакыйгалар алмашынган мизгелләрдә агачтан ясалган җайланма күтәрелә дә экранга “әверелә”. Менә шул җайланма спектакль барышында сәке дә, басма да, проекция өчен экран да, трибуна да, йомычка җыю урыны, сандык та, арба да, машина кузовы да, поезд вагоны стенасы да, подиум да, бию урыны да булды. Зур итеп эшләнгән тәрәзә йөзлеге дә Чеховча “эшли”: спектакль башында әниләре боз астына киткәч ике кыз шул тәрәзә аша өмет тулы күзләр белән карап торса, спектакль ахырында шушы ук тәрәзә аша Сәхия һәм аның апасының малае Серёжа тамашачыга карап кул болгый. Бик тә уңышлы һәм урынлы алым. Спектакль буе тамакта утырган төернең күзләрдән тыңлаусыз яшь ташкыны булып атылып чыгуына шул гына кирәк иде төсле... Кыскасы, “Сәхи(я)” елатты да, көлдерде дә, уйлатты да.

 

Әйе, спектакль куйганда әсәр бик зур урынны алып тора. Ләкин иң шәп әсәрне дә талантсыз режиссёр бозарга, "тәмсезләргә" мөмкин. Бу очракта режиссёр Александр Далматовка талантлы эше өчен “афәрин” дип кенә әйтәсе кала. Билгеле, сорау тудырган урыннар да булды һәм бу табигый. Мәсәлән, спектакльдә икенче бүлекне Сәхи-Сәхия җыр белән башлый. Моңа кадәр бер җыр да яңгырамаган, ә бары матур, тирән көйләр яңгыраган спектакльдә героиня кинәт җырлый башлагач, “музыкаль спектакль карарга килмәдек бугай”, дигән уй баштан узды-узуын. Ләкин ахыр чиктә ул җырның гомуми картинаны бозмавы, спектакльнең кабат үз буразнасына кайтуы күңелгә тынычлык бирә. Музыка дигәннән, бу спектакль өчен көйләрне соңгы елларда аеруча популярлык казанган, республиканың инде берничә театрында спектакльләрне үзенең лирик көйләре белән бизәгән яшь, сәләтле Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән.

 

Спектакль гомуми мохите, тирән мәгънә һәм фәлсәфәсе белән тамашачыларны чын мәгънәсендә уйланырга мәҗбүр итә, тормышка башкачарак карарга этәрә торган диалоглары белән дә алдыра. 

Тормышында булган һәр авырлыкны горур рәвештә каршы алып, сынмый-сыгылмый кичереп, ахыр чиктә ныклы рухлы шәхес булып җитешкән Сәхия образы күпләргә үрнәк булыр дип уйлыйм. Минзәлә театрын уңышлы премьера белән котлыйм һәм спектакльгә озын гомер телим!

Фотолар – Таңсылу Мостафина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021