Логотип
Хәбәрләр

14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен һәм 7663 җирле үзидарә органнары депутатын сайлау узачак.

ТР Рәисен сайлауны оештыруда һәм үткәрүдә барлык 65 территориаль һәм 2780 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Сайлауларда катнашу хокукына Татарстанның 2 924 287 сайлаучысы ия. Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренчә, «Татарстан өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга уңаеннан төрле кызыклы чаралар көтелә. Бу көнне сайлау участокларында арзанрак бәягә ризыклар, кирәк-яраклардан торган ярминкәләр эшләячәк. Аннары кичен «Казан» гаилә үзәге янында «Гаилә белән сайлыйбыз!» фестивале мәдәни программасы булачак. Әлеге мәйданчык 14.00 сәгатьтән үз эшен башлый. Аңа керү – сайлау участокларында бирелгән беләзекләр буенча булачак. Беләзеккә «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип язылган һәм куар-код урнаштырылган була. Концертны Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә «ТНВ» телеканалы аша бөтен халык карый алачак».

Сайлау участогында тавыш биргәннән соң бирелә торган беләзек белән бу көнне җәмәгать транспортында йөрү дә бушлай. Аның өчен кондукторга яки шофёрга браслетны күрсәтеп алу кирәк булачак. Җәмәгать транспорты дигәндә – метрополитен, трамвайлар, троллейбуслар һәм шәһәр буйлап хәрәкәт итүче автобуслар күз уңында тотыла.

tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021