2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә. Контроль-тикшерү материаллары аудиториядә - дәүләт имтиханын тапшыручылар алдында басты...
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә. Контроль-тикшерү материаллары аудиториядә - дәүләт имтиханын тапшыручылар алдында бастырылачак. Имтихан тапшырыла торган пунктның һәркайсында урнашкан штабта эшләр сканердан чыгарыла.
Бу хакта бүген журналистларга “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясен уздыру вакытында 8нче Казан гимназиясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җиткерде.
Имтихан тапшыру пунктларында материалларның тулы комплектын бастыру технологиясен кулланып һәм җавап бланкларын электрон төргә күчереп, БДИны үткәрү апробациясе Россия субъектларында 2 февральдә узды. Контроль-тикшерү материаллары гына түгел, бланкларны да кертеп, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан материалларының тулы комплекты басылачак.
Гөлнара Габдрахманова йомгаклау аттестациясен үткәрү вакытында онлайн-видеокүзәтү булдырылачак, дип искәртте. Узган ел бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын уздырганда тәртип бозуның 9 очрагы теркәлде, - диде ул.
“Сүз дә юк, тәртип бозучылар шунда ук имтиханнан чыгарыла,- дип өстәде Габдрахманова. – Узган ел белешмәлек материаллары табылган бер генә балага да шул ук елны имтиханны яңадан тапшырырга рөхсәт бирелмәде. Алар имтиханны быел тапшырачак”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
16 августа 2025 - 14:44
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
14 августа 2025 - 15:00
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк