2022 елдан россиялеләргә электрон паспортлар бирү планлаштырыла
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
2022 елдан башлап Россия халкына электрон паспортлар бирә башларга мөмкиннәр. Әмма бу вакыт әле төгәл билгеләнмәгән. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә....
2022 елдан башлап Россия халкына электрон паспортлар бирә башларга мөмкиннәр. Әмма бу вакыт әле төгәл билгеләнмәгән. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
“2022 елдан без электрон паспортка әзер булырбыз дип уйлыйм. Тик бу вакыт буенча фикер алышу бара һәм аның буенча әле карар кабул ителмәгән”, - диде Максим Акимов “Говорит Москва” радиостанциясенә биргән интервьюсында.
Аның сүзләренчә, паспортның моделе һәм дизайны Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башка структуралар белән килешенгән.
Вице-премьер сөйләвенчә, яңа паспорт цифрлы дөньяда банк картасына охшаш идентификатор булачак. Аның сүзләренчә, яңа паспортның камиллеге – телефондагы кушымта һәм аңа беркетелгән пластиклы карта.
Яңа паспортта гражданин турында төп мәгълүмат (ФИО, яшәү урыны буенча теркәлү), шулай ук машина йөртү таныклыгы, СНИЛС һәм башкалар булачак. Шулай ук гражданин теләге буенча паспортка биометрик мәгълүматларны кертергә мөмкин булачак, диде Акимов.
Быел Россия оешмаларының цифрлы паспортлары барлыкка килә башлаячак. Аларны эшләү белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнә. Бу яңалык оешмаларга дәүләт ярдәменә дәгъва кылырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк