23 гыйнвар көнне Казанның Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе узачак
23 гыйнвар көнне Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Килүчеләр район предприятиеләрендә, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр өчен, буш эш урыннары турында мәгълүмат ала, э...
23 гыйнвар көнне Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Килүчеләр район предприятиеләрендә, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр өчен, буш эш урыннары турында мәгълүмат ала, эшкә урнашуда ярдәм ала, район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачаклар. Моннан тыш, биредә хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре турында закон мәсьәләләре буенча консультация алырга, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белергә була.
Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән вакансияләр мини-ярминкәсе 23 гыйнварда 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Качалов урамы, 77 адресы буенча узачак. Керү һәм барлык хезмәтләр килүчеләр өчен бушлай, дип хәбәр ителә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте сайтында
Чыганак: kzn.ru
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк