32 кешелек гаилә «Нечкәбил» дә җиңү яулаган
«Нечкәбил» республика конкурсының Яңа Чишмәдә үткән зона сайлап алу турында Әккәрәйдән 10 бала әнисе, 12 онык һәм 6 оныкчык әбисе - 79 яшьлек Раиса Квакова иң өлкән катнашучы булган, дип яза җирле бас...
«Нечкәбил» республика конкурсының Яңа Чишмәдә үткән зона сайлап алу турында Әккәрәйдән 10 бала әнисе, 12 онык һәм 6 оныкчык әбисе - 79 яшьлек Раиса Квакова иң өлкән катнашучы булган, дип яза җирле басма.
Бу чарада ун районнан унбер гаилә катнашып һәр гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип танылган. Кваковлар бәйгегә зур гаиләләре белән, 32 кеше, барганнар. «Кунакчыл гаилә» исемле тамаша кысаларында алар биредә «Көзге пироглар көне» күренешен сәхнәләштергәннәр. Чирмешәннән килгән гаилә «Буыннар бәйләнеше» номинациясендә бүләк ияләре. Моннан тыш, рәсемнәр, иншалар һәм интернет-тавыш бирү конкурсларында да җиңү яулаганнар.
Лашманнан Гөлнәзирә Шәрифуллина да бу бәйгедә үзен сынап караган. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты психолог-тәрбиячесе - гаиләсе, хезмәттәшләре һәм интернатта яшәүчеләр белән бергә гаилә бәйрәме - «Мәрхәмәтлелек бәйрәме»н тәкъдим иткәннәр. Гөлнәзирә - «Гаилә һәм җәмгыять»номинациясендә җиңүче.
Республика конкурсының йомгаклау этабы ноябрь аенда, Әниләр көне алдыннан, Казанда узарга тиеш. Финалистлар исемлеге соңрак билгеле булачак.
Фото6: Гөлнәзирә Шәрифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк