Логотип
Хәбәрләр

«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде

Режиссёр Александр Далматов һәм «Ватан 21» кинокомпаниясе тарафыннан июнь аеннан бирле төшерелүче «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалының бүгенге локациясе - Татарстан 1 адресы буенча урнашкан тарихи бина иде.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнеп төшерелүче сериалның бүгенге процессы турында сценарист Алсу Хәбибуллина сөйләде: 

"Мәдинә укуын тәмамлаган, чыгарылыш кичәсеннән соң театрга килә. Шунда ул очраклы рәвештә беренче мәхәббәте Мансурны очрата, ә ул хатыны белән була. Алар очрашалар, ләкин сөйләшмиләр. Мансур антракт вакытында Мәдинәне эзләп табып сөйләшергә тәкъдим итә, визиткасын да бирә. "Спектакльдән соң синең белән сөйләшик әле, сөйләшәсе сүзләр күп җыелды", - ди. Ләкин Мәдинә аны көтмичә авылына кайтып китә һәм шул вакытта өендә ире Мирзанурның Әминә белән хыянәтен тота. 

Төшерүгә килгәндә, эшебез бар әле, интерьерный сәхнәләр төшерәсебез калды. Мәдинәнең әнисе белән яшәгән вакыттагы өе һәм күченгәннән соң яшәгән өе, алар Кама Тамагында урнашкан. План буенча, 30 минутлык серияләр булуы күздә тотыла, ләкин хәзер аз гына озынрак килеп чыгарга мөмкин төсле. Әгәр 30 минут кына калдырырга дип әйтсәләр, серияләр санын арттырырга кирәк булачак (планда 10 серия каралган - авт.). Күз күрер". 

Театр фойесында төшү сәхнәләрендә Камал театрының легендар хезмәткәре, 2 дистә елга якын тамашачыларны көләч елмаюы, тәмле сүзе белән каршы алган Рәсимә Сафиуллина да катнашты. 

Камал театры актрисасы Рәйхан Габдуллина да үзенең роле һәм тарихи бинада сериалда төшү хисләре белән уртаклашты: 

"Мин төп герой Мансур Хәсәннең хатыны Алсу Матурова ролендә. Ул Галиәсгар Камал театры актрисасы. Ләкин аны үзем белән ассоциировать итәргә тырышам дисәм ялгыш булыр. Героиням, драматург хатыны буларак, иреннән рольләр өмет итә, үзенә пьесалар язуын тели. Ул бик хисле, һәр артистка хас булганча, үзен ярата. Ләкин минем героиня миңа караганда үзен күбрәк ярата дип әйтсәм дә була. Тарихи бинада төшүдән миндә бик яхшы, җылы хисләр уянды. Чөнки күптән түгел генә, 9 сентябрь "Гөргөри кияүләре"ндә "Бүген соңгы тапкыр шушы бинада басып торабыз" дигән моңсу хисләр белән саубуллашкан идек. Шушы матур бинабыз безне тулысынча җибәреп бетерми... Киләчәктә дә шундый проектлар булып торсын. Мин ышанам - әле бу соңгы тапкыр түгел. Бу бина белән әле шәхсән мин саубуллашырга, хушлашырга бик иртә дип уйлыйм"

Сериалда төп рольләрне Татарстанның төрле театрларыннан актёрлар башкара: Мәдинә - Диләрә Фазлыева (Әлмәт театры), Мирзанур - Артём Пискунов (Тинчурин театры), пьесадагы автор сериалда "җанланды", аңа Мансур исеме биргәннәр, бу рольдә Алмаз Борһанов (Камал театры). 

10 сериялек "Ай булмаса, йолдыз бар " сериалы декабрь аенда ТНВ телеканалында күрсәтелә башларга тиеш дип игълан ителде. Сериал Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерелә. 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021