Аида Гарифуллинаның рецептлар китабында татар милли ризыклары да булачак
(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Россия опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Аида Гарифуллина аш-су рецептлары тупланган китап язарга җыенганын хәбәр итте. Китапның бер өлеше татар милли...
(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Россия опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Аида Гарифуллина аш-су рецептлары тупланган китап язарга җыенганын хәбәр итте. Китапның бер өлеше татар милли ризыкларына багышланачак. Бу хакта ул үзенең Инстаграмдагы битендә язган.
“Якынча ярты ел элек “Эксмо” китап нәшрияты аш-су китабы язарга тәкъдим итте”, - дип белдергән Айда Гарифуллина.
Танылган сопрано тавышлы җырчы шулай итеп үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга җыена. Китапка дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яраткан рецептлары һәм аларның фотолары керәчәк.
Аида Гарифуллина татар ризыкларын бик яратуын әйткән. Социаль челтәрдәге видеода ул үз куллары белән әзерләгән өчпочмак, гөбәдия, җиләк-җимеш белән тутырылган үрдәк күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк