Айдар Тимербаев: «Әниемә – яңа йорт»
Танылган хитлар авторы, композитор Айдар Тимербаев матур җырлар язу белән генә мәшгуль түгел әле ул. Җырчыларны тәмле-тәмле күчтәнәчләре белән сөендерү өстенә ул үз әнисен куандырып яшәргә дә онытмый....
Танылган хитлар авторы, композитор Айдар Тимербаев матур җырлар язу белән генә мәшгуль түгел әле ул. Җырчыларны тәмле-тәмле күчтәнәчләре белән сөендерү өстенә ул үз әнисен куандырып яшәргә дә онытмый. Туган яклары Сабадан юлы өзелмәгән Айдар ихаталарында яңа йорт күтәреп ята икән. Инде стеналары өелеп, түбәләре капланган йортка тәрәзәләр куйдырган ул, утын-суын-газын булдырган. Озакламый эчке ремонт эшләрен төгәлләп, җиһазлыйсы гына кала, ди Айдар. Аннан инде иң зур хыялы – шушы бөтен уңайлыклары булган яңа йортка әнисен күчерү икән. «Ял көннәрендә мин гаиләм белән кайтып йөргәндә, әнием безне көтеп торырлык булсын иде», – ди Айдар. Ә без исә афәрин генә диябез! Кем әйтмешли, булганнан бар да була.
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк