Айгөл Бариева: «Кешеләр, нигә акча әрәм итеп сары матбугатка языласыз?»
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Инстаграмда туры эфирга чыгып, халыкка мөрәҗәгать итте. Күптән түгел бер район газетасында җырчының ялангач ботлары күренгән фотосурәтен тәнкыйтьләп мәкал...
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Инстаграмда туры эфирга чыгып, халыкка мөрәҗәгать итте. Күптән түгел бер район газетасында җырчының ялангач ботлары күренгән фотосурәтен тәнкыйтьләп мәкалә чыккан иде. Бу мәсьәлә тирәсендә шактый сүзләр куерды. Айгөл хәтта әлеге газетаны үзе турындагы мәгълүматны рөхсәтсез кулланулары өчен судка бирергә хаклы булуын, ләкин пычранырга теләмәвен белдереп язган иде.
Шушы хәлләргә мөнәсәбәтле Айгөл халыкка мөрәҗәгать итә: «Ни өчен сез акча әрәм итеп сары матбугатка языласыз? Артистлар белән аралашыр өчен хәзер социаль челтәрләр, Инстаграм бар», – ди ул.
Айгөл әлеге басманы кем чыгарганын белүе хакында әйтте. Ул кеше әтисенең студенты да булып чыккан.
Айгөл үзенең тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыгуының максатын шоу-бизнеска мөнәсәбәте булмаган кешеләргә законнарны аңлату өчен дип искәртте. «Социаль челтәрләрдә шәхси материалларны хуҗасының рөхсәтеннән башка куллану закон тарафыннан тикшерелә», – дип халыкны кисәтте җырчы.
Автор: А.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк