Айваз белән Гөлназ арасында да низаг?
Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей арасында чыккан бәхәс халык арасында зур шау-шу куптарган иде. Бу форсаттан файдаланып, алып баручы, Татар радиосының баш мөхәррире Айваз Садыров үзенең инстаграм социаль...
Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей арасында чыккан бәхәс халык арасында зур шау-шу куптарган иде. Бу форсаттан файдаланып, алып баручы, Татар радиосының баш мөхәррире Айваз Садыров үзенең инстаграм социаль челтәрендә болай дип яза (текст үзгәртелмәде):
«Ялларда минем Арчага кайтып китүдән файдаланып, күп еллар бергә концертлар алып барып йөргән кеше Гөлназ Мухина (Сәфәрова) концерт-чараларда мин әйткән барлык сүзләрне, җөмләләрне, нокталарны, өтерләрне сәер генә рәвештә үз исеменә яздырып куйган. Әле ул гына да түгел, алда булачак концертларда мин әйтергә уйлап кына куйган текстларны да ничектер сизеп, җирле ТАО аркылы үз исеменә теркәгән! Бу гамәлләрне, кызыл тышлы китапның 911 матдәсе буенча, кешенең баш мие уйлап тапкан нәрсәләргә кул сузу дип бәяләргә мөмкин!» Аннан тыш, «Ничә ел «Татар җыры»н бергә алып барган кешедән мондый оятсызлык көтмәгән идем. Гөлназ, елама да, җавап итеп видеолар да төшермә, тамашачы минем яклы булачак! Миндә барлык дәлилләр бар!»
Әлбәттә, алып баручының шаяртуын күпләр аңлаган. Ләкин, араларында «Хәзер сез начали?» дип сораучылары да бар.
Автор: Фәнүзә Сираҗиева
Фото: Истаграм aivazsadyrov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк