Логотип
Хәбәрләр

Актрисаның мөселман кинофестивалендәге ачык киеме өчен "Татар-информ" аша гафу үтенделәр

Казан Яшь тамашачы театры Казан мөселман кинофестивалендә актриса Эльвина Булатованың ачык киеме өчен "Татар-информ" аша гафу үтенүен белдерде. Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директ...

Казан Яшь тамашачы театры Казан мөселман кинофестивалендә актриса Эльвина Булатованың ачык киеме өчен "Татар-информ" аша гафу үтенүен белдерде. Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова һәм Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева яшь актриса Эльвина Булатованың Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә кигән күлмәге буенча “Татар-информ” хәбәрчесенә аңлатма бирде.

Казан халыкара кинофестиваленең мәртәбәле кунаклары төрле учреждениеләргә беркетелә. Шул учреждение кунакларны каршы ала һәм алар өчен җаваплы. Ачылу тантанасында кызыл келәмнән мәртәбәле кунак белән гадәттә шушы учреждениенең җитәкчеләре уза. Марат Бәшәров Яшь тамашачы театрына беркетелгән булган. 4 сентябрь көнне актер кызыл келәмнән Казан яшь тамашачы театрының яшь актрисасы Эльвина Булатова белән бергә үтте. Кызның күлмәге буенча социаль челтәрләрдә актив фикер алышулар башланды. Яшь тамашачы театры актрисасын мөселман кинофестивалендә ачык киемнән чыгуда гаепләделәр. "Эчке күлмәктән чыккан" дип бәяләделәр. 

Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әлеге фикер алышулардан хәбәрдар булуын, үзен уңайсыз хәлдә калдыруларын әйтте. “Без дресс-кодны беләбез, аны үтибез. Минем бөтен кунакларым кая килгәннәрен белеп, дөрес киенәләр. Үзем дә, башка оештыручылар да кинофестиваль юнәлешен истә тотабыз. Ул көнне актрисаның киемен күргәч, аптырап калдым. Әйе, ул күлмәк Интернетны “шартлатты”, - диде ул һәм Айгөл Горнышевага мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

“Эльвина Булатова безнең яшь, талантлы актрисабыз. Ул әле бик яшь, аның киеме дә эльфныкы кебек иде. Ул үзенчә бик тырышкан. Күлмәк декольте да түгел, эротика да, ниндидер рәсемнәр дә юк. Аның күлмәге Европа кинофестивальләренә туры килә торган стильле, затлы, кыйммәтле күлмәк. Хәзер Европа трендында – соңгы кинофестивальләрне карасак, андый стилистикадагы күлмәкләр киелә. Әмма без кинофестивальнең мөселман киносы фестиваль булуын уйлап җиткермәгәнбез – бу безнең хатабыз. Без гафу үтенәбез, - дип, “Татар-информ” аша дини хисләренә тигәннәрдән гафу үтенде Айгөл Горнышева. – Алга таба бу безгә зур дәрес булыр. Башка андый хәлләр кабатланмас”.

Театр директоры Эльвинаның күлмәген күргәндә нидер үзгәртергә соң булуын әйтте. “Мин Марат белән үзем үтәргә әзер идем, әмма иске җәрәхәтләрем сиздерә – аксыйм, - диде ул. – Маратны Эльвинаның киеме борчымады, аңа бик ошады. Маратның үз сүзләре белән әйтәм – Эльвинаны бик стильле дип атады. Үзен шундый актриса озатканга бик шат иде. Безнең театр аны Казандагы бөтен чаралар вакытында озатып йөрде. Марат белән дусларча аралаштык”.

“Эльвина турында начар фикер калмасын иде. Аны уенын күрергә театрга килегез”, - диде Айгөл Горнышева.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк