Алексей Песошин Ирада Әюпованы Мәдәният министрлыгы коллективына тәкъдим итте
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа мәдәният министры Ирада Әюпованы тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының...
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа мәдәният министры Ирада Әюпованы тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шунысын да искәртик: моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән, лаеклы ялга чыгуга бәйле рәвештә, Айрат Сибагатуллинны ТР мәдәният министры вазифасыннан азат иткән иде.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Ирада Әюпова ТР Мәдәният министрлыгы коллективына яхшы таныш, ул анда 7 ел дәвамында җитәкче вазифаларда эшләде. Бүгенге көнгә кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.
«Уртак тырышлык белән хәзерге вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы алдында торган бурычларны үтәрсез дип өметләнәм. Бәлки кайбер әйберләргә карашны үзгәртергә, ниндидер төзәтмәләр кертергә кирәктер. Эшегездә уңышлар теләп калам», - диде ТР Премьер-министры.
Ирада Әюпова Азәрбайҗанда туган.
2005-2006 елларда - Казан шәһәре Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү комитеты рәисе.
2008-2011 елларда – ТР мәдәният министры урынбасары, 2011-2015 елларда – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.
2016 елның маеннан архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.
Ирада Әюпова Татарстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемне йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк