Алинә Сафиуллинаның улы акча эшли
Һәрбер әни дә үзенең баласы өчен борчыла бит инде име, менә җырчы Алинә Сафиуллина да улы өчен төн йокысын йокламыйча борчылып чыккан. Улы аерым, үзе генә йоклый башлаган икән, ләкин әнисе йоклый алма...
Һәрбер әни дә үзенең баласы өчен борчыла бит инде име, менә җырчы Алинә Сафиуллина да улы өчен төн йокысын йокламыйча борчылып чыккан. Улы аерым, үзе генә йоклый башлаган икән, ләкин әнисе йоклый алмаган. Юрганы ачылмаганмы, егылып төшмиме дигән уйлар аңа йокларга комачаулаган.
Балалар бакчасына да йөри икән, анда ияләнү үзе бер стресс бит әле, Алинә әнә, акча эшлисен, дип алып бара икән садикка баласын. Бу хакта ул үзенең шәхси аккаунтында язып чыккан.
«Бик тиз үсә балалар... Бүген Нариман үзе генә йоклады, үзенең кроватенда... Мин генә йокламадым... Өсте ачылмаганмы, егылып төшмиме, башын бәрмиме кровать кырыена дип төн үтеп тә китте... Иртән торгач, зурларча китабын алып актарып утырды да, «Нәнә, әйдә асибыз», дип алып чыгып китте икенче якка. Менә шулай үсәләр икән. Куз ачып йомганчы. Киттем, керим садикка... Улым бүген иртән «акча әшләргә» садикка киткән иде p.s.әле аннары @aidardus шалтыраткан иде, анысы да улын бераз үскәч бөтенләй кызлар янында соңа кала башлый әле, әле житмәсә оста хатын эләксә, бөтенләй синең янга җибәрмәскә может, дип кәефемне күтәрде рәхмәт яугыры».
Фото: шәхси аккаунттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк