Алинә Заһитова «Ел спортчысы» исеменә лаек булды
Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булган. 4 декабрьдә Мәскәүдә...
Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булган. 4 декабрьдә Мәскәүдә 2018 елда Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы 2018 елгы Милли спорт премиясе лауреатларын - 11 номинациядә 18 җиңүчене атады.
Спорт үсешенә керткән өлеше өчен "Россия төбәге" номинациясендә Татарстан Республикасы "Россиянең иң яхшы субъекты" исеменә лаек булды, дип яза Татар-информ.
Алинә Заһитова "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" категориясендә җиңүче булган. Хоккейчы Павел Дацюк та "Ел спортчысы" исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә "Ел тренеры" исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.
16 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Европа чемпионатында, Россия чемпионатында җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк