Алинә Заһитованың җиңүе белән килешмиләр
Бозда шуу буенча олимпия уеннары чемпионы Наталья Бестемьянова Алинә Заһитованың җиңүен дөрес түгел дип уйлый. Фигуристка фикеренчә, алтын медальне Алинә түгел, ә Евгения Медведева яуларга тиеш булган...
Бозда шуу буенча олимпия уеннары чемпионы Наталья Бестемьянова Алинә Заһитованың җиңүен дөрес түгел дип уйлый. Фигуристка фикеренчә, алтын медальне Алинә түгел, ә Евгения Медведева яуларга тиеш булган икән, ләкин аны командасы уңайсыз хәлдә калдырган.
Наталья Бестемьяновага кадәр Максим Траньков та Евгениянең җиңәргә тиешлеген әйткән иде. «Олимпиада да барлык спортсменнар да Евгения Медведева өчен җан атты. Алинә өчен беркем дә җан атмады. Ул әле зурлар арасындагы шууга яңа ыгна килеп керде, ә Женя инде ике такыр дөнья чемпионы булды һәм бөтен җыелма команда аның җилкәсенә төште», ‒ диде ул бер интервьюсында.
Наталья Бестемьянова Евгения Медведеваның командасы җиңү өчен көрәшергә тиеш иде дип уйлый. «Без аның җиңүен бик теләгән идек. Нишләптер судьялар аларга бик аз балл куйдылар. Безнең команда алга таба җиңү өчен көрәшергә тиеш иде. Минемчә, ул гадел җиңелү булмады». Фигуристка әйтүенчә, Медведеваның әзерлеге Алинәнекенә караганда яхшырак булган.
Наталья Бестемьянова: «Әгәр дә Евгения Канада җыелма командасы өчен чыгыш ясаган булса, ул һичшиксез җиңү яулаган булыр иде».
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк