Алия Исрафилова Яңа елны каршыларга ничек әзерләнә
Ә сез ишеттегезме соң әле, әйбәтләп Яңа елны каршыларга әзерләнмәсәң, Яңа ел сиңа килмәскә мөмкин ди. Аның өчен керфек, тырнак ясатырга, иреннәрне укол ярдәмендә күпертергә кирәк ди бит, бер дә булмас...
Ә сез ишеттегезме соң әле, әйбәтләп Яңа елны каршыларга әзерләнмәсәң, Яңа ел сиңа килмәскә мөмкин ди. Аның өчен керфек, тырнак ясатырга, иреннәрне укол ярдәмендә күпертергә кирәк ди бит, бер дә булмаса чәч буятырга да ярый ди. Бу безнең борчылулар түгел, ә мондый уйлар җырчы Алинә Исрафилованың Яңа ел килми калмагае дип борчылуы.
«Керфек ясатмадым, укол кадап ирен күпертмәдем, тырнакка шеллак салмадым, чәч буятмадым, нәтиҗәләр ясамадым.... Ул Яңа ел миңа да килер микән соң инде хәзер? Чыршысын куйдык инде. Анысына да мин кагылмадым. Сәлим белән әтисе маташтырдылар шунда. Мин елдагыча, бер оливье ясап, котылырга планлаштырам. Абау, артык мәшәкатьле бу бәйрәм! Нәрсәдер эшләп өлгерим дигән нәрсәне ташладым мин, ташлавын. Буран тынгач эшләрмен, дим. Кайнар кәһвә эчеп, җайлап кына үткәреп җибәрим әле бу көннәрне...», дип яза ул үзенең инстаграмында.
Ә сез Яңа елны каршыларга әзерме соң, дуслар?
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк