Алла Пугачева җанатарларын борчуга салган

Максим Галкин үзенең инстаграм аккаунтында тормыш иптәше Алла Пугачева һәм 5 яшьлек улы Гарриның гап-гади супермаркеттагы фотосын урнаштырган.

«Кичә Алла белән Гарик кибеттә булдылар һәм аларны фотога төшергәннәр. Алланың җанатарлары үз аккаунтларына куярга да җитешкәннәр. Хатыным кая гына барса да, һичшиксез, берәрсе фототчет ясамыйча калмый», − дип бүлеште инстаграмдагы аккаунтында Максим.

Примадоннаның гадәти супермаркетларда азык-төлек сатып алуы, челтердәге җанатарларын аптырашта калдырган. «Юююк, ышанмыйм!», «Шундый зур йолдызлар һәм саксыз йөриләр», «Алланың кибеттә иркен йөрүе−зур ваемсызлык, бездә җанатарлар кайвакыт үзләренең ни эшләгәнен белмиләр», «Мин үземнең яраткан артистым өчен борчылам»,− дип язганнар алар.

Күпләр йолдызны ачыклыгы өчен мактады. «Халыкка якынрак булуыгыз өчен рәхмәт», «Миңа фото ошый!», «Алар гадәти кешеләр! Мин үзем азык-төлек кибетендә («Кропоткинская» метросында) эшләдем һәм Алла миннән тавык ботлары сатып алды! Бик гади хатын-кыз, аралашуы җиңел», - дип тә язганнар.

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: Инстаграм @maxgalkinru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
828
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театры яңа сезонын ача
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
705
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1162
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
933
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
728
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1091
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
774
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы