Алма бәлеше
Өч яшьлек Әминә әтисе-әнисе белән кибеттә йөри. Кунаклар килер алдыннан әнисе өстәл кирәк-ярагын кайгырта. «Тәәәк, яшелчә, җиләк-җимеше булды, чикләвекләр алдык, соклар, каклар... Кәнфитләрнең менә бу...
Өч яшьлек Әминә әтисе-әнисе белән кибеттә йөри. Кунаклар килер алдыннан әнисе өстәл кирәк-ярагын кайгырта. «Тәәәк, яшелчә, җиләк-җимеше булды, чикләвекләр алдык, соклар, каклар... Кәнфитләрнең менә бу төрен алыйк, ‒ дип сөйләнә әнисе. ‒ Нинди торт-бәлешләр алырга икән соң? Лимонныкын алыйм да, алма бәлеше алыйм булмаса...» Тележкада утырган Әминә кисәк дертләп кеткелдәргә керешә: «Әнием, син нәрсә сөйлисең индеее? Нинди алма бәлеше булсын ди бу? Бу бит ‒ пиВог. Ә алма бәлеше бит ул мин ‒ Әминә!» Әнисе дә бик теләп Әминәнең көлүенә кушыла ‒ йөрәк парәм, алма бәлешем, дип сөйгәч шул инде ул! Кибеттә пиВоглар гына сатыла ул, ә алма бәлеше... Алма бәлеше Әминәнең әнисендә генә ул!
Мәкалә һәм фото авторы: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк