Логотип
Хәбәрләр

«АЛМА» яшүсмерләр төркеме «Үз юлым» җырына вертикаль клип тәкъдим итте!

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең яңа «Үз юлым» җыры бүгенге көн вәзгыятендә балалар, үсмерләр өстенә төшкән йөкнең ни дәрәҗәдә авыр булуы һәм аларның шушы йөктән арынуы турында. «Үз юлым» җырының көе һәм сүзләре Зөләйха Камалова тарафыннан язылды, аранжировка авторы Риф Әхмәтов. Проект «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе» тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Еш кына башлангыч сыйныфларда ук балалар яшьләренә туры килмәгән авырлыклар белән очраша: берничә түгәрәккә йөри; мәктәптәге катлаулы программаны үзләштерә; «тәртип»ле дә булырга тырыша... Шуңа өстәп башка буын вәкилләре буларак әти-әниләр балаларын кем беләндер чагыштыра, һәръяклап камиллеккә өнди. Бала үскән саен мондый таләпләр, сынаулар арта гына бара. Балаларны богаулап торган ул чылбырлар тыгызланганнан-тыгызлана. Җәмгыять, укытучылар, әти-әниләр менә шул богауларны кысып бәйләүчеләр. Әле генә үсеп чыккан, әле ныгымаган, яшь агачлар – балаларны шушы чылбырлар чикли. Алар кайчак үз теләкләрен аңламый, үз-үзләрен дә ишетми, чөнки артык күп мәгълүмат ташкыны һәръяктан гел «богауда» тота. Менә шушы киеренкелектә балалар азатлык, үз-үзеңне күрсәтү иреген телиләр. Җырның, клипның да төп шигаре – «Балаларның бумагыз!».

Бу «АЛМА» төркеменең беренче вертикаль клибы. Балаларның күңеле елый – табигать тә елый. Шушы атмосфераны тудыру өчен клип махсус көзге яңгыр астында төшерелде. 

«Үз юлым» җырының клибы символик билгеләр белән тулы. Аделина һаман биремнәр чишү, имтиханнарга әзерләнүдә. Галстугы аның сулышын кыса. Булатның урамда мантиядән торуына игътибар итүче юк – хәзер кеше кешене күрми, бер-берсенә битараф, ә балалар моны аеруча якын кабул итә. «Авызыңны яп, күп сөйләшмә, тик кенә тор!». Эмилия тасвирлаган персонаж игътибар тели, ләкин аның авызы капланган, куллары бәйләнгән. Кая гына барса да ул үзен ялгыз тоя. Балаларга шушы халәттән котылырга кирәк һәм котылу чарасы урман, табигать образы аша бирелә. Урман аларга ирек, азатлыкны тоярга ярдәм итә. Клипның тагын бер мөһим шигаре – нинди генә авыр очрак булмасын, яныңда якын кешеләрең булу кирәк. Бу очракта «АЛМА»лар бер-берсенә дус, терәк. Һәрбер бала, һәр үсмер ахыр чиктә үз юлын табып, тормышта үз хаталарын ясап һәм аларны төзәтеп, сынауларга бирешмичә, баш имичә, тезләнмичә алга барсыннар дип телибез. Чөнки кайвакыт балалар үзләренә нәрсә кирәк икәнне олылардан да яхшырак белә һәм алар үз сайлаган юлларыннан тайпылмаячак.

«Без балаларга ышанабыз! Без бу буынга өметләнәбез! Алар бездән дә бәхетлерәк булачак!» – дигән фикерне җиткерде төркемнең җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021