«Алмалар кызармады, может мандариннан берәр нәрсә чыгар»
Җырчы Фәрит Низамиев концертлар куеп йөри. Шәледәге концертында кызыклы хәл булган, Фәриткә тамашачылар чәчәк урынына мандариннар биргәннәр. «Шәле авылында узган концертымда, Раилә исемле тамашачыбыз...
Җырчы Фәрит Низамиев концертлар куеп йөри. Шәледәге концертында кызыклы хәл булган, Фәриткә тамашачылар чәчәк урынына мандариннар биргәннәр. «Шәле авылында узган концертымда, Раилә исемле тамашачыбыз чәчәк урынына миңа мандариннар алып килгән иде. Рәхмәт, Раилә. Ә ни өчен нәкъ менә мандарин? Ничек уйлыйсыз?» дип язган ул инстаграмында. Җырчының язылучылары комментарийларда үзләренең фикерләрен язганнар, «Мандаринга да җыр язсын өчен», «Мандарин яратканга», «Мандарин иммунитетны ныгыта. Яз бит, авитаминоз», «Мандаринны ашагач, тавышыгыз тагы да тәмлерәк булсын өчен», «Алмалар кызармады, может мандариннан берәр нәрсә чыгар», дигән вариантлар бар. Шулай ук дөрес җаваплар да бар, ә дөресе ‒ Фәрит туры эфирга чыккан вакытта мандариннар ашаган икән, игътибарлы Раилә исемле тамашачысы шуңа күрә концертка мандариннар алып килгән икән.
Мандариннарны алып килүче Раилә үзе: «Бик знаменитый булды бу мандариннар. Икенче елга колбаса алып киләм? Алла бирса», дип язган.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк