Логотип
Хәбәрләр

«Алмаш» гаилә җыены

«Московский» мәдәният үзәгендә «Алмаш» гаилә җыены узды. Әлеге чара Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрелде.

Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыенда төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган аудитория өчен татар телендә кызыклы активлыклар әзерләнгән иде. Чара дәвамында татар проектларына багышланган күргәзмә эшләде, «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулап, грант ярдәмендә идеяләрен гамәлгә ашырган китап авторларының, Татарстан китап нәшриятының, «Юлбасма» нәшриятының, «Салават күпере», «Сабантуй» редакцияләренең китап-журналларын, «Наным» уенчыкларын сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Шулай ук балалар өчен төрле юнәлештәге остаханәләр, нәниләр өчен уенлы, җырлы-биюле махсус мәйданчык та оештырылган иде. Килгән кунакларны татар халык әкияте герое Шүрәле каршы алып торды.

Беренче катта теләге булган һәр бала Yesnauka лабораториясендә катнаша алды, К. Насыйри музееның фәнни хезмәткәре кулдан открытка ясарга өйрәтте, Вконтактедагы «Искусство оригами» төркеме хуҗасы Азат Кадыров оригами буенча мастер-класс үткәрде. Концертлар залында «Апуш» татар балалар театр студиясе остазлары – педагог-хореограф Миләүшә Гыйлметдинова сәхнә хәрәкәтеннән, Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Сабирҗанов актёрлык осталыгыннан, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина сәхнә теленнән дәресләр алып барды.

Коворкинг бүлмәсендә психолог, «Татарча комикслар» кураторы, «Үз телем» проекты җиңүчесе Регина Гаязова комикс ясау буенча терапевтик остаханә үткәрде; микробиолог, «Сәлам, микроб» китабы авторы, «Үз телем» проекты җиңүчесе Гөлнур Фәхруллина интерактив остаханә үткәреп, микроблар дөньясына сәяхәт ясады, ә этикет белгече Әлфия Җәлилова этикет серләренә төшендерде.

Икенче катта шулай ук балалар өчен төрле кызыклы остаханәләр оештырылган иде. Теләге булган һәр бала калфак, милли брошь, түбәтәй, милли стильдә телефон кую җайланмасы, тәсбих ясау буенча мастер-классларда катнашып, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне алып кайтып китә алды.

Лекторий залында әти-әниләр филология фәннәре докторы, профессор, полиглот Алексей Арзамазовтан татар телен тиз һәм җайлы өйрәнүгә багышланган чыгышын, мәктәпкәчә белем бирү остазы, психолог, нейропсихолог Камилә Сәләховадан «Баланың сәләтләрен ачабыз һәм үстерәбез» дигән темага лекциясен тыңлады, «Әминә» җырлы анимацияләр проекты, «Нурбай» кушымтасы белән танышты. Шулай ук экспертлар – журналист, алып баручы Венера Аитова, психолог Илүзә Әминова, рәсем һәм музыка укытучысы Раил Рамазанов, радио алып баручы Нур Алиев һәм Казан шәһәре Башкарма комитет Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон катнашында «Татар баласын тәрбияләүдә ата кешенең роле» темасына дискуссия да узды.

 

Айсылу Лерон:

Бу чара – безнең уртак идея. Моңа кадәр укытучылар өчен семинарлар үткәрәлде. Мэрия тарафыннан укытучылар өчен татар телен укыту буенча, телне укытуның эффектив, нәтиҗәле алымнарына кагылышлы семинарлар циклы берничә ел рәттән эшләп килде. Анда төрле юнәлештәге белгечләр үз тәҗрибәләрен укытучылар белән уртаклашты, башка регионнардан да белгечләр чакырттык, алар укытучыларны төрле алымнар белән таныштырды. Алга таба уйлый башладык һәм быел татар телен тагын да популярлаштыру, балаларны кызыксындыру өчен без тагын нәрсә эшли алабыз, дигән сорау туды. Укытучылар белән эшләдек, шуңа инде хәзер гаиләләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. “Алмаш” гаилә җыены шул рәвешле барлыкка килде. Бер яктан караганда, ул үзебезнең проектларны күрсәтү мәйданы. Ник дигәндә, монда “Үз телем” бәйгесендә җиңгән китаплар күргәзмәдә урын алды; “Апуш” остаханәсе дә биредә эшли; “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты да үзен кабат тәкъдим итә – бәйрәм ахырында күмәк бию оештырыла. Тагын башка татар проектларын да барлап бирегә чакырдык, алар остаханәләр оештырды. Шул рәвешле, без әти-әниләргә балаларны һәръяклап татарча тәрбияләргә, татар мохитен булдырырга мөмкин икәнен күрсәтергә телибез. Татар телендә китапларыбыз, уенчыкларыбыз, түгәрәкләр, остаханәләр бар. Лекторлар да кызыктан-кызык темаларга чыгыш ясый бит. Нейропсихолог “Баланың сәләтен ничек итеп ачарга һәм үстерергә?” дигән теманы кузгата. Полиглот Алексей Арзамасов әти-әниләр каршында чыгыш ясап, татар телен өйрәнүнең кызыклы алымнары белән уртаклаша. Аның бу чыгышы үзенә күрә бер мотивация, чөнки ул милләте буенча удмурт һәм аның бер мизгелдә төрле-төрле телләргә күчеп сөйли алуы гаҗәп һәм илһамландыра. “Татар баласын тәрбияләүдә әти кешенең роле” темасына дискуссия дә оештырабыз. Без гел Ана теле дип әйтәбез, бөтен юнәлешләрдә дә гел ана гына күтәреп күрсәтелә. Милләт баласын тәрбияләү ана җилкәсенә генә төшкән кебек. Ә әти кеше кайда? Аның әһәмияте, роле нинди? Шуңа күрә без шушы дискуссиядә әти кешенең ролен ачыкларга омтылабыз. “Алмаш” дигән исем бирү дә юкка түгел. Без киләчәккә үзебезгә алмаш әзерлибез, “Киләчәк үзебезнең кулда” дигән шигарь белән эшлибез. Моны эшләмәсәк, безгә алмаш кем булыр? Зур җаваплылык тоеп шушы эшкә тотындык, дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Елга бер яки ике тапкыр үткәрелер дип уйлыйбыз.

 

Казан шәһәре Башкарма комитет Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге һәм Таңсылу Мостафина тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021