Алмаз Мирзаяновны Башкортстанда алдаганнар
Нәфис сүз остасы һәм җырчы Алмаз Мирзаянов бу көннәрдә Башкортстан районнары буенча гастрольләр белән йөри. 4 ноябрь көнне Илеш районы Югары Яркәй авылында артист алтмыш тамашачыга концерт куйган. Әмм...
Нәфис сүз остасы һәм җырчы Алмаз Мирзаянов бу көннәрдә Башкортстан районнары буенча гастрольләр белән йөри. 4 ноябрь көнне Илеш районы Югары Яркәй авылында артист алтмыш тамашачыга концерт куйган. Әмма, концертка килер алдыннан оештыручылар Алмазга егерме билет кына сатылган, дип хәбәр иткән булганнар.
Тик чын артист кешегә аз халык булу концертка бармау өчен һич сәбәп түгел, артист тамашачыларына яңа программа тәкъдим ителәчәген белдереп, юлга чыгып китә. Һәм килешенә артистны шатлыклы яңалык көтә - 20 кеше урынына 60 тамашачы! «Информацион ярдәм күрсәткән дусларыбызга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, төркемебезнең артистларына һәм хөрмәт итеп килгән тамашачыларга зур рәхмәт», - дип яза артист Инстаграм тасмасында.
Комментарийларда тамашачылар Алмазга мактау сүзләре калдырган һәм алдагы концертларында тулы заллар теләп калганнар.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @almazinde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк