Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?
Соңгы арада «карантин артистлар күңеленә хуш килгән» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Татар эстрадасының күренекле артистлары: Ландыш Нигъмәтҗанова, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова һәм танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бәби көтә.
Соңгы арада «карантин артистлар күңеленә хуш килгән» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Татар эстрадасының күренекле артистлары: Ландыш Нигъмәтҗанова, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова һәм танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бәби көтә. Шул сәбәпле халык арасында төрле артистлар хакында имеш-мимешләр йөри башлады.
Бүген Азат Фазлыев инстаграмда урнаштырган язма да бераз шау-шу күтәреп алды. «Бездән кайсы хәбәрне ишетергә телисез?
1) Тиздән концертлар башлана.
2) Яңа җырыбыз чыкты!
3) Алсу өченчегә бәби көтә.
Тавыш бирәбез», – дигән Азат.
Әлеге сорауга күпчелек өченче җавапны сайлаган. Тиздән Фазлыевлар безне сөенечле хәбәр белән шатландырырлармы – күз күрер. Бәхет телибез гаиләләренә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк