Логотип
Хәбәрләр

7 октябрь - Әлфәт Закирҗанов туган көн!

7 октябрь әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагогия фәннәре кандидаты, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, «Сәхнә» журналының даими авторы Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов туган көн! Әлфәт әфәнде күпсанлы фәнни эшләр, монографияләр авторы. Шундый монографияләрнең берсе - «Туфан Миңнуллин драматургиясе» турында язылган материалны сезгә тәкъдим итәбез.

Татар драматургиясе һәм театры тарихында Туфан Миңнуллинның лаеклы урыны бар. Әдип вафатына 10 елдан артык вакыт үтсә дә, истәлек-хатирәләре, бай иҗат мирасы әдәби җәмәгатьчелек теленнән төшми. Шуңа да әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановның «Туфан Миңнуллин драматургиясе» (2022, 252 б.) дип исемләнгән монографиясен зур дулкынлану белән кулга алдым, чөнки олы фәлсәфәче, милләтпәрвәр шәхеснең бай мирасы белән тагын бер танышу, иҗат серләренә төшенү мөмкинлеге ачылды. Монографиядә әдип иҗатын үсеш-үзгәреш этапларына бәйле бөтенлекле тикшерү максат итеп куела. Бу исә драматургның төрле чорда иҗат ителгән пьесаларын әлеге дәвер татар драматургиясендә барган әдәби-эстетик эзләнүләр яссылыгында өйрәнү, алып килгән яңалыгын, табышларын ачыклау мөмкинлеге бирә.

Монографиядә әдип шәхесен аңларга, бәяләргә ярдәм иткән бай материал урын ала. Язучының истәлекләренә, көндәлекләренә нигезле рәвештә, безнең каршыда аның тормыш юлы, олы иҗатка килүе, аннан да бигрәк шәхес буларак формалашуына йогынты ясаган кешеләр, хәл-күренешләр ачыла. Булачак язучының балалык еллары, әти-әнисенең аңа тәэсире, күңел төпкелендә сакланып калган хатирәләре, шулай ук олы тормыштагы беренче адымнары, чирәм җирләрне эшкәртүдә катнашуы һ.б. фәнни хезмәткә лиризм, публицистик аһәң алып килә, укучыны язучы шәхесенә якынайта. Ә. Закирҗанов фикеренчә, Т. Миңнуллинның 50 елга сузылган иҗаты чорның иҗтимагый, мәдәни шартларына, әдәбиятның эчке закончалыкларына нисбәтле үзгәрешләр кичерә. Алар тема-мотивларда, күтәрелгән проблемаларда, чишелеш юлларын эзләүдә, шул максатта кулланылган алым-чаралар төрлелегендә һ.б. чагылыш таба. Әнә шулардан чыгып, әдипнең бай мирасы өч этапка бүлеп тикшерелә һәм хезмәттә аерым бүлекләр буларак урын ала.

Т. Миңнуллин сәхнә әдәбиятына «Хрущёв җепшеклеге» дулкынында килә. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр, идеологик басымның кимүе шартларында мәдәни тормышта җанлану, әдәбиятның сыйфаты үзгәрү күзәтелә. Ә. Закирҗанов билгеләп үткәнчә, Т. Миңнуллин башлангыч тәҗрибә чорын бик тиз үтеп, сәхнәгә менгән «Нигез ташлары», «Миләүшәнең туган көне» пьесалары яшәешнең җитди проблемаларын уңышлы тотып алуы, тормышчан конфликты һәм башкаларны кабатламаган геройлары белән игътибарны җәлеп итә. Алдагы елларда драматургны киң җәмәгатьчелеккә таныткан пьесалары мәйданга чыга: «Дуслар җыелган җирдә», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ай булмаса, йолдыз бар» һ.б. Шуларны тикшерү аша, хезмәт авторы драматургның сәнгати фикерләү үзенчәлеген билгеләүче сыйфатларны аерып чыгара: кеше яшәешен туган җире, туган туфрагы белән бәйләп карау; халыкчан рухның өстенлек итүе; шәхес буларак формалашуны әдәп-әхлак һәм хезмәт аша ачу; әсәрләрдә жанр ачыклыгы, яңа тип геройларны сәхнәгә чыгару һ.б. Тормышчанлыкка әдип яңа тема һәм проблемаларга мөрәҗәгать итүе, гыйбрәтле хәл-ситуацияләр тудыруы, әдәби детальләрдән, образ-символлардан уңышлы файдалануы белән ирешә.

Драматург пьесалары жанр чикләрен үтеп чыгулары, бертөрле генә бәяләнмәүләре, төрлечә укылышка урын калдырулары белән игътибарга лаек. Т. Миңнуллинның 1960-80 еллар иҗатында үзгә урын алып торган «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен автор татар драматургиясендә казаныш буларак бәяли. Т. Миңнуллин иҗаты укучы-тамашачы ихтыяҗына сизгерлеге белән аерылып тора. Бу чорда милли мәсьәләләргә игътибар арту татарның тарихи шәхесләре белән кызыксынуга китерә. Шуңа нисбәтле драматургның Бәхтияр Канкаев, Габдулла Тукай, Муса Җәлил турындагы пьесалары язылып, алар тарихи шәхесләрнең әдәби образларын ачудагы яңалыгы белән киң яңгыраш ала.

Т. Миңнуллинның ХХ гасыр ахыры иҗатына хас яңачалыклар, беренче чиратта, чор һәм шәхес концепциясенә нисбәтле ачыла. «Илгизәр плюс Вера», «Хушыгыз», «Шәҗәрә», «Җанкисәккәем», «Эзләдем, бәгърем, сине» һ.б. пьесаларны тикшерү аша автор «үзгәртеп кору» чорында кешенең өмет һәм өметсезлек, еш кына чарасызлык хәлендә калуы, шуңа да әсәрләрне сызлану фәлсәфәсе иңләп үтүе турында нәтиҗәгә килә. Драматургның әлеге чор пьесаларындагы стиль үзенчәлеген һәм сәхнә әдәбиятына алып килгән яңалыгын Ә.М. Закирҗанов көтелмәгән метафора, образ-символ, шартлылык кебек сурәт чараларының вакыйгалар катламында мөһим урын алып торуында һәм еш кына төп идеяне ачуга хезмәт итүендә күрә. Бу уңайдан «Саташу» драмасына бәяләмәсе тирәнлеге һәм тулылыгы белән аерылып тора.

Ә. Закирҗанов ХХI гасыр башы сәхнә әдәбиятына күзәтү ясап, әлеге төрнең билгеле бер дәрәҗәдә торгынлык кичерүен һәм моның пьесалар сыйфаты белән бәйле булуын билгели. Хезмәттә драма төренең жанр һәм жанр формалары өйрәнелә һәм әйдәп баручы драматургларның сәхнәләрдә уңыш белән барган әсәрләренә күзәтү ясалып, табыш-югалтулар билгеләнә. Ә. Закирҗанов фикеренчә, бу чор татар драматургиясендә барган үзгәрешләрдә Т. Миңнуллин иҗаты үзгә урын алып тора. Драматург сәхнә әдәбияты традицияләрен үстерә, баета барып, еш кына яңа тормыш материалына мөрәҗәгать итә, гыйбрәтле сюжетлар алып килә, замандашның катлаулы рухи дөньясын ачуга хезмәт итә торган яңа формалар эзли («Тәнзиләкәй», «Галиябану, сылуым-иркәм» һ.б.).

Т. Миңнуллинның бөтен иҗаты милли эчтәлек белән сугарылган, шуңа да әдип өчен чорның милли характерын торгызу җитди бурычтан санала. Хезмәт авторы билгеләп үткәнчә, Т. Миңнуллинның иҗат эволюциясе аеруча шәхес концепциясендә тулы чагылыш таба. Шуңа да иң яхшы пьесалары нәкъ менә милли характер буларак чагылыш тапкан геройлары белән хәтердә кала: «Саташу», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Галиябану, сылуым-иркәм», «Дивана», «Мулла», «Нәзер», «Төш» һ.б. Т. Миңнуллин, берәүне кабатламыйча, чорның яңа геройларын мәйданга чыгара.

Хезмәттә Т. Миңнуллинның балалар өчен язылган пьесаларына да эзлекле күзәтү ясалып, драматургның бу өлкәдәге табыш-яңалыклары билгеләнә. Театрның яшь буынны тәрбияләүдәге зур ролен яхшы аңлаган драматург аеруча ике гасыр чигендә балалар өчен актив иҗат итә. Ә. Закирҗанов билгеләп үткәнчә, күпсанлы пьесалары белән мәктәп укучыларын театр залларына кайтаруга ярдәм итә.

Гомумән, Ә. Закирҗановның танылган драматург Т. Миңнуллин иҗатын бөтенлекле тикшерүне максат иткән яңа монографиясе фәнни-теоретик эзләнүләре, гамәли юнәлтелгән булуы һәм татар драматургиясенең мөһим бер дәверен системага салып тикшерүе белән татар әдәбият фәнен баетуга хезмәт итә.

Фәридә Габидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021