Логотип
Хәбәрләр

Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының баш дирижеры билгеләнде

Россиянең атказанган артисты Андрей Аниханов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының баш дирижеры итеп билгеләнде.

Моңа кадәр берничә тапкыр Казан театры белән хезмәттәшлек иткән Андрей Аниханов Татар опера һәм балет театрындагы соңгы премьераларының музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры булды. 

"Мин Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрының баш дирижеры булып эшли башлавыма бик шатмын. Мин бу театр белән инде 15 ел яхшы таныш, мине дә бик яхшы беләләр. Минем коллектив белән хезмәттәшлегем 2010 елда, без хореограф Александр Полубенцев белән Верди музыкасына «Дама с камелиями» балетын кую өстендә эшләгәндә башланды, – дип сөйләде Андрей Аниханов. - Казандагы опера һәм балет театры – югары профессиональ дәрәҗәдәге коллектив, шуңа күрә безнең эшебез иҗади яктан интенсив һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам».

 

Фото Опера һәм балет театрының матбугат бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021