«Аның үпкәсе начар хәлдә...»
Күренекле җырчы Юрий Шатуновның хәле авыр, диләр.
Күренекле җырчы Юрий Шатуновның хәле авыр, диләр.
Русия продюсеры Андрей Разин Юрий Шатуновның сәламәтлеге өчен борчыла. Алар башкача элемтәдә тормаса да, Разин «Ласковый май» төркеменең элекке солисты хәле өчен кайгыра. «Ласковый май» төркеменең тагын бер элекке солисты Александр Прико күптән түгел үлгән. Агымдагы елның июлендә 46 яшьлек музыкант коронавирус эләктергән. Нәтиҗәдә, инфекция үпкәдәге яман шешкә күчкән, артист 2 сентябрь көнне вафат булган.
«Хәзер Юрий Шатунов та хәвеф төркемендә. Аның үпкәсе бик йомшак. Әгәр дә ул коронавирус эләктереп алса, 100 процент шундый ук авыру булачак. Прико тугыз яшьтән тәмәке тарткан, ә Юра Шатунов алты яшеннән башлаган.
Шуңа күрә анда үпкәдән бернәрсә дә калмаган дип уйлыйм. Мин аның өчен борчылам», – дип хәбәр итә Разин сүзләрен «Собеседник» басмасы.
Чыганак: Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк